Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Кукмарада узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланган.

19 июльдә 7.30-9.30 сәгатьләрдә «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 61нче чакрымында дәүләт автоинспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү ( 2очрак), иминлек каешын куймау (3 очрак), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве, автомобильгә техник тикшерү уздырмау, шоферның иминият полисына кертелмәве (1әр очрак). 

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне мондый төр күпләп тикшерүләрнең алга таба да алып барылачагын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев