Рамазан аенда Кадер кичәсен нинди билгеләрдән белергә мөмкин
Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсе булуын аңа хас булган кайбер галәмәтләрдән белергә мөмкин.
Сорау:
  Рамазан аеның ахыргы ун көнендә Кадер кичәсе була, диләр. Белгәнемчә, аның шул ахыргы көннәрнең так (нечетный) төнендә булуы ихтимал. Кадер кичәче булуын нинди билгеләрдән аңлап була? 
Җавап:
  Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсе булуын аңа хас булган кайбер галәмәтләрдән белергә мөмкин:
  - бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр;
  - бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас;
  - күк аяз булыр;
  - болытлар йөрмәс һәм җил исмәс;
  - яңгыр да яумас, кар да төшмәс;
  - һавадан йолдызлар атылмас;
  - этләр өрмәс;
  - барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
 
                                                
                        
                     
Нет комментариев