Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район Мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме узды

Конкурста катнашучылар арасында Березняк, Өркеш, Күкшел, Байлангар, Мәмәшир, Вахит, Зур Сәрдек җирлекләреннән килгән мәдәният учагы хезмәткәрләре бар иде.

Район Мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме узды. Аның кысаларында, һәвәскәр бакчачылар арасында “Көзләр белән килде мул табыннар” исемле күргәзмәләр конкурсы оештырылды. 

Конкурста катнашучылар арасында Березняк, Өркеш, Күкшел, Байлангар, Мәмәшир, Вахит, Зур Сәрдек җирлекләреннән килгән мәдәният учагы хезмәткәрләре бар иде. Кукмарадан Валентина Борисова да үзенчәлекле яшелчәләрдән күргәзмә булдырган. Алдагы елларга райондашларыбыз тагын да активлашсын иде. Әнә, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев бүләкләре дә елдан-ел яхшыра дип кызыктыра бит. Ә хәләл хезмәтнең нәтиҗәсен башкаларга да күрсәтү гаеп булмас. 

Быел уңыш мул булды, һава торышы да сынатмады, дип куана тырыш бакчачылар. Алар ниләр генә үстермәгәннәр һәм шулардан ниләр генә ясамаганнар... 

- Без - Югары Арбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, күргәзмәгә үзебезнең янбакчада үскән нигъмәтләрне һәм алардан әзерләгән консервлар, кайнатмаларны алып килдек. Директорыбыз Энҗе Гайнетдинова, аккомпаниаторыбыз Энҗе Шәмсемөхәммәтова, техник хезмәткәребез Сәвия Сафина – барыбыз да бик активлар. Үзара дус-тату эшлибез, төрле рецептлар белән бүлешәбез, әзерләгән тәм-томнарны мәдәният йортына алып килеп, бер-беребезне сыйлыйбыз. Тозлаган яшелчәләр, ясаган салатларыбыз 100әр банкага җитә . Ватсапта үзебезнең төркемебез бар, анда да аралашабыз. Төрле үләннәрдән тәмле чәйләр әзерләп, авыл халкын сыйлыбыз, - диде Югары Арбаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурфия Тимербаева. 
Ә мәтрүшкәне Энҗе Гайнетдинова үзем җыям дип сөйләде. 

- Күп итеп шәмәхә мәтрүшкә үсә торган бик шәп җир беләм. Ел саен шуннан җыеп алып кайтам, әмма бу урынны кешегә әйтмим, чөнки аны тамыры белән йолкып бетерәчәкләр. Ә мин, киләсе елга да чыксын өчен, кайчы белән, тәртипле генә итеп кисеп алам. Аннары аны әбиләргә күчтәнәчкә өләшәм, ярминкәгә җибәрәм, - диде ул. 

Байлангар авылыннан Алсу Нәбиева конкурста гаилә күргәзмәсен тәкъдим итте. Аларның көнбагыштан ясалган керпеләре беркемне дә битараф калдырмагандыр. 

- Быел суган, кабак, кишер, ташкабак һәм башка яшелчәләр, Аллага шөкер, барысы да мул уңыш бирде, суган гына бераз аксатты. Бакчада күбрәк үзем кайнашам, балаларны да җәлеп итәргә тырышам. Ирем Рөстәм белән дүрт малай, бер кыз үстерәбез, - диде ул. – Бүгенге күргәзмәне әзерләргә дә хезмәттәшләрем һәм балаларым булышты. 

Вахит авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Наза” фольклер ансамбленең егет-кызлары “Сөмбелә” бәйрәменең концерт өлешендә чыгыш ясады. Әмма Кукмарага хәтле килгәч, алар күргәзмә-конкурстан да читтә калмадылар. 

- Күргәзмәгә үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрдән төрле сыннар ясап алып килдек. Егет-кызларыбыз - бик тырыш, булдыклы, иҗады кешеләр. Алар кыш көннәрендә кар сыннарын да бик матур ясыйлар, бер вакытта да читтән кеше чакыртып эшләткәнебез юк. Әлеге күргәзмәне ясаганда гаилә елы булуына игътибар иттек. Шуңа күрә яшелчәләрне дә парлы, гаиләле итеп ясадык, - диде Вахит мәдәният йорты директоры Нәсиха Нәбиева. – Быел уңыш галәмәт булды. Ул ташкабак, кыяр, помидордан ниләр генә әзерләмәдек, кабакның согын кайнаттык, бик тәмле була икән. 
Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурфия Фәттахова бакчасында үскән статица чәчәгеннән бик матур бәйләмнәр ясап алып килгән иде. Шәмәхә, ал, ак, сары төстәге янып торган чәчкәләрне әле генә бакчадан өзгән диярсең. Ә алар инде күптән киптерелгән. 

- Кайбер кешеләр бу ясалма чәчәкләрме әллә дип сорыйлар. Матур төсен югалтмасын өчен, вакытын белеп өзәргә кирәк. Шул очракта аларны ничә ел сакласаң да үзгәрмәячәкләр. Шуңа күрә мин аларны үземчә шиңмәс гөл дип йөртәм, - дип сөйләде Нурфия апа. – Бакчада чәчәкләрем бик күп, розаларның гына да нинди генә төрләре юк, әмма мин бу чәчкәләргә гашыйк. 

Кукмарадан Мөршидә апа Шамилова “Сөмбелә” бәйрәменең концерты башланганчы күргәзмә белән танышып чыкты. Фикерләрен безнең белән дә уртаклашты, ул үзе дә кул эшләре белән кызыксына икән. 

- Шәһәрнең икенче башында яшәсәк тә, мондый чараларга бик теләп йөрибез. Күңелле бит, райондашларның башкарган хезмәтләре белән дә танышырга була. Үзем дә Казанда яшәүче оныкларыма мәктәпкә, балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев