2025 елдан эшләүче россиялеләрнең пенсияләре индексацияләнә.
Пенсионерның эштән китү датасы пенсиягә өстәмә күләменә йогынты ясамый, әмма эшнең соңгы ае өчен акча эшләүдә чагыла — ай ахырында китү отышлырак, дип сөйләде RT белән әңгәмәдә «Русяев Клуб» бизнес-бергәлегенә нигез салучы, юрист Илья Русяев. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Эксперт сүзләренчә, эштән китү ае эшләнгән ай буларак исәпләнә, ә югары пенсия киләсе айның беренче числосыннан исәпләнә. Мәсәлән, 31 октябрьдә эштән киткәндә, хезмәткәр тулы ай өчен хезмәт хакы ала, ә пенсияләрне яңадан исәпләү 1 ноябрьдән башлана. Әгәр 1 октябрьдә эштән китсәң, айлык хезмәт хакы минималь булачак, ә пенсия шул ук 1 ноябрьдән билгеләнә. Шуңа күрә эксперт 28, 30 яки 31 нче санны сайларга киңәш итә.
Русяев искә төшергәнчә, 2025 елдан эшләүче россиялеләрнең пенсияләре индексацияләнә: 2025 елның гыйнварында — 9,5 процентка, 2026 елның 1 гыйнварыннан — тагын 7,6 процентка. Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, гариза таләп ителми.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев