Өзелгән өмет тамчысы - хикәя
«Кайтып алып киткән... Тагын сихерләгән, тагын үзенә караткан», — дигән уй Фагыйләнең баш миен яндырып үтте. — Оныт инде син аны, нәрсәгә шул хайван өчен үзеңне бетерәсең. Юньле кеше чәчәктән чәчәккә кунган күбәләк шикелле очраган бер итәк артыннан йөгерми. Улыңны кеше итәрбез. Аңа гына көч җитәр. Әле менә тагын бүләкләр, киемнәр алып кайттым үзенә.
Ахыры. Башы
...Аягы түмгәккә эләгеп, чатанланып китеп, көч-хәл белән егылмый калгач кына Фагыйлә әлеге уй-хыялларыннан чынбарлыкка кайта алды. Анда да һаман аңына килә алмыйча, теге хатынны акылга утыртканына куанып, елмаеп куйды. «Күр инде, дивана! Кая чабам мин? Абау, ул өс-башым!» Фагыйләнең күзе өстендәге теткәләнеп беткән, төсе уңган күлмәгенә төште. Яулыгы кыйшайган, чәчләре тузгыган. Оеклары асылынып төшкән! Үләм! Бу кыяфәттә ничек Кәбиргә күренмәк кирәк! Әнисе ни әйтте бит, югыйсә, салып ат бу ертык күлмәгеңне, кеше көлдереп йөрмә, диде. Имеш, мине кем күрә, кемгә кирәгем бар, тәнемә рәхәт.
Фагыйлә, туктап, чиләкләрен куйды да оегын рәтләде, күлмәгенең сүсәргән җиң очларын әйләндерде, чәчләрен кыстыргалап, яулык эченә тыкты. Ярый яулыгы чиста, матур иде. Кәбир 8 Март бәйрәменә бүләк итеп биргән яулык ул. Фагыйлә аңа кер кундырмый, эштән кайтуга, матур итеп баш очына бәйләп куя, кадерләп кенә кия.
Бераз рәтләнгәч, Фагыйлә кабат көянтәсен җилкәсенә элде, адымнарын акрынайтып, матур итеп, көязләнеп атларга тырышты. Йөрәге дә бераз тынычланган, горурлык дигән шайтан да кабат күкрәгенә кереп сер бирмәскә, сагынганын сиздермәскә өнди иде инде.
Менә Фагыйлә бакча башына кайтып җитте. Кәбирнең үзен күрмәсә дә, таллыктагы ботаклар шытырдавыннан анда кемдер барлыгы сизелә. Күрәсең, яшеренеп торып, сюрприз ясамакчы буладыр дип уйлады Фагыйлә. Әкрен генә, берни ишетмәгәнгә салынып, авыз эченнән көйләп, йөзеп кенә әрәмәле тау итәгеннән күтәрелә башлады.
— Сәлам, хәлләрең ничек? — диде ят, шул ук вакытта бик таныш тавыш.
Фагыйлә артына борылды. Кинәт башына күсәк белән китереп бәргән сыман тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде, күзләре зурайды, аяклары тотмас булды.
— Си-и-н? — дип сузды ул, сулышын көчкә алып. — Ни... ни... нишләп йөрисең монда?
Фагыйләнең каршысында бертуган абыйсы басып тора иде. Өстендә нәкъ Кәбирнеке төсле күлмәк. Андый күлмәкне Мәскәүгә баргач, Кәбир белән бергә абыйсына да алганын Фагыйлә бөтенләй башыннан чыгарган иде. Фагыйләнең кыяфәтеннән, аңлашылмый торган мәнсез соравыннан абыйсының ачуы тышка бәреп чыкты.
— Нишләп йөрисең, имеш. Нәрсә өрәк күргәндәй калтырап төштең? Миңа үзебезнең бакча башында йөрергә ярамыймы әллә инде? Үзең бит бакча коймасын тотасы бар, көтү чыкса, маллар керә башлар, тизрәк кайт дип яздың, таллыкта араталыклар булмасмы дип йөрүем. Нишләп йөрисең, имеш! Эшем беткән иде калада, чак ял алып кайтканымны белми!
Фагыйләгә абыйсы алдында бик оят булып китте.
— Мин бит, ни... Ни дип торам... Сине... кем дип торам.
Абыйсының ачуы инде бераз сүрелә төшкән иде.
— Нәрсә, мине Кәбир дип торасыңмы? Әйе, аның да өстендә нәкъ шундый күлмәк иде шул. Мин поезддан төшкәндә вокзалга кереп калды.
— Үзе генә идеме? — диде Фагыйлә, ашыгып, бөтенләй үзенә ят тавыш белән.
— Нишләп үзе генә булсын, хатыны белән, — диде абыйсы, бераз мыскыллы елмаеп. Абыйсы электән Кәбирне өнәп бетерми иде.
«Кайтып алып киткән... Тагын сихерләгән, тагын үзенә караткан», — дигән уй Фагыйләнең баш миен яндырып үтте.
— Оныт инде син аны, нәрсәгә шул хайван өчен үзеңне бетерәсең. Юньле кеше чәчәктән чәчәккә кунган күбәләк шикелле очраган бер итәк артыннан йөгерми. Улыңны кеше итәрбез. Аңа гына көч җитәр. Әле менә тагын бүләкләр, киемнәр алып кайттым үзенә.
Фагыйлә эндәшмәде. Әкрен генә таудан күтәрелеп, бакча артына, аннан ишегалдына керделәр. Абыйсы чиләкләрне алып җиргә куйды.
Фагыйлә ни үле, ни тере кыяфәттә «лып» итеп баскычка утырды. Салкын җил исеп куйды, кояшны болыт каплады. Тын калдылар. Ерактан, урман артыннан «тыкы-тыкы, тыкы-тыкы» килеп узып барган поезд тавышы ишетелә. Башка вакытта колакка кермәгән тавыш яңгыр алдыннан аермачык булып яңгырый иде. «Кәбирне алып китүче поезд», — дип уйлады Фагыйлә.
— Явып китәр, ахрысы. Шуңа охшап тора, — диде абыйсы, тынлыкны бозып.
— Эхе... — дип сузды Фагыйлә, башын игән килеш, бугазына утырган төерне көчкә йотып.
Алдына зур гына бер тамчы килеп төште...
Камәрия ВАФИНА, Ядегәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев