Өзелгән өмет тамчысы - хикәя
Аерылып кайтып киткәч, Кәбирне сагынудан җаны өзгәләнгән, аны янәшәсендә тоеп саташкан төннәре күп булды Фагыйләнең. Ялынып килсә гафу итәр дә төсле иде. Әмма Кәбир килгәч, җитмәсә, кыюлык өчен дигән булып, бераз салып килгәнен дә сизгәч, яңадан җене котырды.
– Әни, әни, Расимның әтисен мин дә әти дип әйтим әле. Расим риза.
Үз уйларына бирелеп, бакча ягындагы эскәмиядә кер юып утырган Фагыйлә урамнан тыны бетеп йөгереп кергән улының кинәт биргән соравын башта аңышмыйча торды.
– Нәрсә дисеееең? – дип сузды ул аптыраудан, көтелмәгән сорауга ни дип җавап бирергә белмәүдән гаҗиз булып.
Йөгереп кергәнгәме, дулкынлануданмы, әле дә сулышын тигезләп бетерә алмаган улы кабаттан кызу-кызу тезеп китте:
– Күрше Нургали абыйны әти дип әйтим әле, әни? Расим мин каршы түгел, ди.
Фагыйләнең күзе улы артыннан йөгереп кереп җиткән Расимга төште. Аның кулында – агачтан ясалган самолет, йөзендә – чиктән тыш горурлык.
– Әйтсен, мин әйбер әйтмим. Аның да әти дип әйтәсе килә икән бит. Мужыт аңа да самалут ясап бирер аннары, – диде ул, икенче кулының күлмәк җиңе белән борынын сөртеп.
Ниһаять, сорау Фагыйләнең башына барып җитте, җитү генә түгел, миенең күзәнәкләрен ертып кереп, бераз миңгерәүләтеп җибәргән сыман булды, күкрәк турысыннан ниндидер ташкын ургылып, өскә менә башлады, ярсып китүдән үзен чакка тыеп:
– Кит моннан, ничек кеше әтисен “әти” дип әйтәсең инде. Булмаганны! Исерек бит ул, – диде Фагыйлә, нәрсә дип әйтергә белмичә. – Синең бит бабаең бар.
– Бабай самолет ясый белми шул.
– Әһе, исерек булса да, самалутны әйбәт ясый әти, әле миңа трактор да ясап бирәм, диде ул, яме, – дип тезеп китте Расим, әтисен яклап.
– Аның каравы, сине бабаең “ухалла” арбасына утыртып йөртә, әнә әле дә басуга барырга җыена. Әйдә, бар, чабыгыз артыннан, юк-бар сорау белән башымны катырып йөрмәгез, кеше әтисен “әти” дип әйтмиләр. Бабаң Казанга баргач, чын самалут алып кайтыр, исең китмәсен мондый чүп-чарга. Самалут, имеш. Әйдә, бар, таегыз яхшы чакта, бар, бабаңнан калмагыз, – дип куалады малайларны Фагыйлә. Улы да, әнисенең ачуы кабара башлаганын сизде, ахрысы, кырт борылып, урам капкага йөгерде.
– Исерек булса да, әйбәт ул минем әти, – дип такмаклый-такмаклый, Расим да аның артыннан иярде.
Алар киткәч, Фагыйлә бер кат тын алмыйча торды. Бугазына менеп тыгылган ярсуын басар өчен, үзен-үзе белештермичә, бар көченә кулындагы тастымалны ышкырга тотынды. Әллә каты ышкудан, әллә тузуы җиткәнгә, тастымал ертылып китте, ачуыннан Фагыйлә кулындагы сабынын ләгәнгә тондырды, ә ул, сикереп, юынтык суга ук барып төште.
– Уууух! – дип, җан ачысы белән ухылдап, Фагыйлә юылып та бетмәгән керләрен чиләккә тутыра башлады, пычрак кер сабынын да чиләккә атты. Калганын чайкар алдыннан юып бетерермен, дигән уй белән, йөгерә-атлый, су буена ашыкты. Башка вакытта тастымал ише керләрне су буенда гына чайкап, бик ак, кадерле әйберләрне генә чишмәгә барып чайкый торган иде. Бу юлы чиләгендә вак-төяк чүпрәкләр генә булса да, басмадан чыгып, чишмәгә атлады. Ә чишмә авылдан шактый ерак.
Чишмә юлы... Фагыйләнең күпме моң-зарларын тыңлаган, күз яшьләрен киптергән чишмә юлы... Фагыйлә адымын акрынайтты, фикерләрен сәйләннәр күк җепкә тезәр өчен вакыт кирәк иде.
“Эх Кәбир, Кәбир! Барысы да синең аркада бит. Без бергә булсак, улыбыз “әти” дип әйтергә тилмереп, башкаларның әти сүзен әйтүләренә кызыгып йөрер идемени? Хәер, Фагыйлә үзе дә һич кенә болай булыр дип башына китермәгән иде. Кәбир: “Гафу ит, ялгышымны таныйм, баланы ятим итмик”, – дип килгәч тә ишетергә теләмәде.
Горур, янәсе, баланы үзем генә дә үстерергә көчем җитә, аны кеше итү өчен барысын да эшләячәкмен, имеш. Дөрес, Мәүлите кеше арасында ким-хур түгел, өс-башына да яхшыдан-яхшыны гына алып тора, уенчыкларының да ниндие генә юк. Ә бала өчен әтинең үзе генә түгел, хәтта “әти” дигән сүзне әйтүнең никадәр кирәк, нинди кыйммәт икәнен кем уйлаган?
Кәбирнең башка хатын белән чуалганын ишеткәч, түзә алмады шул Фагыйлә. “Ир-атлар уҗымга керми калмый инде ул”, “кичерү – иң зур савап”, “ир-атның бозылуына азгынчы хатыннар гына гаепле”, “улыңны ятим итмә, бала хакына түз” кебек киңәшләр Фагыйләнең башына кермәде. Ничек инде “яратам” дип өзелеп торган кеше башка хатын кочагында ятарга мөмкин? Димәк, барысы да ялган булган!
Аерылып кайтып киткәч, Кәбирне сагынудан җаны өзгәләнгән, аны янәшәсендә тоеп саташкан төннәре күп булды Фагыйләнең. Ялынып килсә гафу итәр дә төсле иде. Әмма Кәбир килгәч, җитмәсә, кыюлык өчен дигән булып, бераз салып килгәнен дә сизгәч, яңадан җене котырды. Күңеле белән Кәбирнең кочагына ташланырга әзер булса да: “Бар, күземнән югал, кәнтәең янына бар!” – диде, горурлыгы коткысына бирелеп. Ирлек горурлыгы дигән нәрсә Кәбирдә дә бар булып чыкты. “Ярар алайса, киттем, үкенерсең, әмма соң булыр”, – дип кырт борылып китеп тә барды. “Тукта, китмә, җаным”, – дип кычкырды Фагыйлә, тик тавышы чыкмады.
Озакламый Кәбирнең эшеннән расчет алып, теге хатын белән шәһәргә күчеп киткәне ишетелде. Эченнән йөрәге янса да, ярар, шәп булган, ул азгын ир белән мәсхәрә булып яшәгәнче, ялгыз яшәвең яхшырак дип, үзенә карар чыгарып, башы-аягы белән эшкә чумды. Фермага сыер савучы булып урнашты, өч тапкыр фермага барып-кайтып, кайткач чаба-чаба, өйдәгесен карап, кичкә эт кебек арып, түшәгенә кереп ава торган булды. Йорттагы ир-ат эше дә, хатын-кыз эше дә үзенә. Әти-әнисе – картлар. Сер дә бирәсе килми, җитмеш килограммлы капчыкларны берүзе өстерәп, тегермән тарттыру, дисеңме, эшкә киткәнче дип, ашыга-ашыга утын яру кирәкме? Фагыйлә ярсыган ат төсле чапты да чапты. Ирсез гомер итү бер дә рәхәт түгел икән шул.
Фагыйләнең үзен жәлләүдән күзләренә яшь тулды. Чишмә янына килеп җиткәч, күз яшьләренә ирек биреп, туйганчы кычкыра-кычкыра елады. Бу елау бәхетсез авыр тормыш зары гына түгел, ә Кәбирне, мәхәббәтен сагынудан өзгәләнгән йөрәк сагышы да иде.
Бераз тынычлангач, керләрнең юасын юып, чайкагандай итте дә кайту юлына кузгалды. Күңелдә ниндидер сәер бушлык барлыкка килде. Дөньясы чәнчелеп, биш якка таралып китсә дә, Фагыйләгә барыбер иде. Шулай гамьсез атлаган җиреннән башын күтәреп караса, күзе еракка, су буендагы таллыкка төште. Таллык Фагыйләләрнең бакча башында, таллык янында зәңгәрсу кием кигән ир-ат гәүдәсе шәйләнә иде. Фагыйләнең башына шаулап кан йөгерде, тез буыннары йомшарып китте. “Кәбир!” – диде ул, өзгәләнеп. “Килгән бит, башка килмим дип китсә дә килгән!” Сеңлесе Кәримә беркөнне очрагач, абый кайтты, теге хатын белән торуының бер дә рәте юк, һаман сине сагына, хатыны сихерләп кенә тота аны, дигән иде. Димәк, хак сүзләр булган! Ул аны онытмаган, килгән!
Фагыйлә, канатлар очып чыккан сыман, тыны бетеп, сукмак буйлап йөгерде.
...Менә ул Кәбиренең кочагында! “Мин сине бүтән беркемгә дә бирмим! Беркая да җибәрмим! Син минеке! Минеке генә!” – дип кабатлады ул, шашып. Каршыларына йөгереп төшкән улын күтәреп күккә чөйде Кәбир.
Фагыйлә: “Улым, менә синең әтиең! Үз әтиең бар синең!” – диде, куанычыннан нишләргә белмичә.
“Ә син самалут ясый беләсеңме соң?” – дип сорады малай, әтисеннән бераз ятсынып.
Әтисе урынына, ашыгып, Фагыйлә җавап бирде: “Белә, нишләп белмәсен, әтиең бер дигән балта остасы ул. Нурулла абыйдан да шәбрәк итеп ясап бирер әле”, – диде.
Алар, шаулашып, өйгә керде. Чәйнегенә ут кабызгач, Фагыйлә, керләрен элим дип, тышка чыкты. Аталы-уллы, кочаклашып, өйдә калды. Бабай – печәндә, әби биләмдә иде.
Керләрен элеп маташкан арада капка келәсе челтерәде, аннан Кәбирнең хатыны кереп маташа иде. Аны күрүгә, Фагыйлә бер сикерүдә аның каршына килеп басты. “Нәрсә кирәк?” – диде зәһәр итеп, бөеренә таянган килеш. Аның кыяфәте сугышка әзерләнгән әтәчне хәтерләтә иде.
– Кәбир сездәме? – диде хатын да, синнән курыккан юк әле дигән кыяфәт белән, оятсыз күзләрен чекерәйтеп.
“Әйдә, бар, яхшы чакта тай моннан”, – диде Фагыйлә, йодрыкларын йомарлап.
Хатынның: “Мин Кәбирне алырга килдем, аннан башка кайтасым юк”, – диюе булды, Фагыйлә аны беләгеннән эләктереп алды да капканың теге ягына җилтерәтеп чыгарып атты. Капканың келәсен дә элеп куйды. “У-у-у-у юньсез, кулымны сындырдың, мин сине милициягә әйтәм, Кәбир барыбер миңа кире кайтачак, сине яратмый ул, агач пүләне бит син!” – дип чәрелдәде хатын.
“Бирермен менә сиңа Кәбирне, көтеп тор, минем ирем ул, үлсәм дә бирмим! Башка килеп тә йөрмә!” – дип, Фагыйлә өйгә борылды...
Дәвамы бар.
Камәрия ВАФИНА,
Ядегәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев