Олыяз мәдәният йортында «Кукмара азаны» бәйгесенең финалы узды
Кукмара районының яшь азанчылары көч сынашты.
Олыяз мәдәният йортында «Кукмара азаны» бәйгесенең финалы узды. Әлеге күркәм чара дини эчтәлектәге мөнәҗәт-нәшидләр башкару, викторина оештыру, шулай ук бәйге җиңүчеләрен бүләкләү белән үрелеп барды. Залда җыелган тамашачылар яшь азанчыларның чыгышларын зур кызыксыну һәм дулкынлану белән күзәтте.
Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сүзләренә караганда, «Кукмара азаны» бәйгесе моннан дүрт ел элек башланып киткән.

«Районыбыз бик зур, шуңа күрә әлеге күркәм чараны аның төрле почмакларында үткәрергә булдык. Иң беренче тапкыр Өлге авылында мөәзиннәрне җыеп бәйге оештырдык. Анда олысы да, кечесе дә теләп катнашты. Бер елдан соң оештыручыларыбыз — Марсель Әхмәдуллин, Марсель Вәгыйзов, Миңгол абый Галиевлар тәкъдиме белән бәйгенең форматын үзгәртергә булдык. Зур Кукмарада башта балаларны мәчеткә җыйдык, анда ике атна дәвамында укулар үткәрелде. Аннан соң мәдәният йортында зурлап финал өлешен уздырдык. Алга таба бу чара Зур Сәрдек җирлегендә оештырылды. Быел инде Олыяз мәдәният йортына җыелдык, ә ике атналык укулар Балыклы авылы мәчетендә барды. Бәйгегә 7–13 яшьлек яшь азанчыларны җыярга булдык. Чөнки балаларның азан әйтү сәләтен иртә күреп алып, төзәтергә, аларга дөрес юнәлеш бирергә мөмкин. Ә өлкәннәр белән эшләү катлаулырак, чөнки алар инде үзгәрә алмый», — дип сөйләде Рәдиф хәзрәт.
Укулар барышында балалар татар мәкаме белән азан әйтергә, дөрес итеп сулыш алырга, азанның тәдҗвиден, ягъни хәрефләрнең дөрес һәм ачык яңгырашын өйрәнәләр. Әлеге белемнәрне үзләштергәннән соң, катнашучылар арасыннан биш җиңүче билгеләнә. Финал көнне әлеге ир-малайлар сәхнәгә күтәрелеп, билгеле таләпләргә туры китереп, матур һәм төгәл итеп азан яңгыратырга тиеш булалар.
Ел саен «Кукмара азаны» бәйгесендә 40–50 бала үз көчләрен сынап карый. Ир-малайлар арасыннан финалистлар һәм Гран-при ияләре билгеләнә, һәм аларга авыл мәчетләрендә азан әйтү мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, җиңүчеләр республика күләмендә узучы азан әйтүчеләр бәйгесендә дә катнаша алалар. Алар арасында инде югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә бар. Мәсәлән, узган ел Балыклы авылыннан Кәрим Шәрәфиев конкурсантлар арасында зур җиңү яулады.
Кәримгә 11 яшь. Ул инде биш яшеннән бирле мәчеткә йөри. Әтисе аны догалар укырга, яттан сөйләүгә һәм намаз укырга өйрәткән. Бүгенге көндә Кәрим Кукмара мәдрәсәсендә белем ала.
«Ислам дине нигезләрен өйрәнү миңа бик ошый, мин дин белән яшим. Әти белән бергә биш вакыт намаз укыйбыз. Минем ике абыем бар, без бер-беребезгә ярдәм итәбез, белемнәребезне уртаклашабыз. «Кукмара азаны» бәйгесендә 2024 елдан бирле катнашам, анда бик күп дини белем алдым. Азан әйткәндә иң мөһиме — тәдҗвидне яхшы белү һәм авазларны дөрес итеп сузып әйтү. 2024 елда Казанда узган азан әйтүчеләр бәйгесендә беренче урынны яуладым. Бу уңышыма бик шатландым, һәм алга таба да әлеге бәйгеләрдә катнашу теләге туды», — диде Кәрим.
«Кукмара азаны» бәйгесе яшь буында ислам дине кыйммәтләрен, милли-рухи традицияләрне тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Әлеге чара балаларның сәләтләрен ачарга, аларны дингә, әхлакка якынайтырга ярдәм итә. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә дәвам итсен, яшь азанчыларның саф һәм моңлы тавышлары авыл-шәһәрләребезне нурландырсын иде.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев