«Неопалимая купина»: Кукмара районында иҗат бәйгесенең район этабы үтте
Соңгы яңалыклар

«Неопалимая купина»: Кукмара районында иҗат бәйгесенең район этабы үтте

Әлеге бәйге янгын шартларында һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, сәләтле балаларны ачыклау максатында оештырыла.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге район мәгариф идарәсе белән берлектә «Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты бәйгесенең район этабын үткәрде. 

Әлеге бәйге янгын шартларында һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, сәләтле балаларны ачыклау максатында оештырыла. Беренче урынны яулаган иң яхшы эшләр конкурсның республика турына җибәрелде. 

Җиңүчеләр менә кемнәр:

  • «Рәсем сәнгате» (7 яшькә кадәр) — Рәҗәб Абдуллин, Аш-Буҗи балалар бакчасы,
  • «Рәсем сәнгате» (11-14 яшьлекләр) — Мәрьям Шәрәфиева, беренче гимназия,
  • «Декоратив-гамәли иҗат» (7 яшькә кадәр) — Артем Ястребов, Янил урта мәктәбе,
  • «Иҗатның техник төрләре» (7 яшькә кадәр) — Зифа Кәшәфетдинова, Аш-Буҗи балалар бакчасы.

Фото: Фаиз Шәфигуллин


Нет комментариев