Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус операциядә катнашучы инвалидлык алса, 2,3 млн сумга кадәр иминият түләве бирелә

Түләүне алу өчен документлар пакетын җыярга кирәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр вакытында һәм хәрби хезмәттән киткәннән соң бер ел эчендә имгәнү яки авырып китү сәбәпле инвалидлык билгеләнсә, иминият түләве ала алачак.

Билгеләп үтелгәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар III төркем инвалидлык өчен – 782 мең, II төркем өчен – 1,5 миллион, I төркем өчен 2,3 миллион сум алачак.

Иминият түләвен «Согаз» акционерлык җәмгыяте бирә. Кызыксындырган барлык сораулар белән хәрби часть командирына яки яшәү урыны буенча хәрби комиссарга мөрәҗәгать итәргә кирәк, шулай ук 8 800 333 0 888 номеры буенча «Согаз» акционерлык җәмгыятенә шалтыратырга мөмкин.

Түләүне алу өчен түбәндәге документлар пакетын җыярга кирәк:

Шәхесне раслый торган документ күчермәсе;

РФ саклану министрының 755нче Боерыгына 4нче Кушымта нигезендә гариза;

Инвалидлык билгеләү фактын раслый торган белешмәнең күчермәсе (медицина-социаль экспертизадан соң);

Авыру турында таныклыкның күчермәсе яки хәрби-табиб комиссиясе бәяләмәсе (белешмә) яисә сәламәтлекнең какшавын раслый торган башка хәрби-медицина документлары.

Хәрби хезмәт вакытында шулай ук, РФ саклану министрының 755нче Боерыгына 4нче Кушымта нигезендә, иминият очрагы килеп чыгуның шартлары турында белешмә тәкъдим итәргә кирәк. Хәрби хезмәттән киткәннән соң хәрби частьнең шәхси составы исемлекләреннән төшереп калдыру турындагы боерыктан өземтә күчермәсен тәкъдим итү сорала.

Документларны «Согаз» акционерлык җәмгыятенең төп офисына почта аша җибәрергә кирәк, шулай ук үзең килеп тапшырсаң да ярый. Бу турыда «Татар-информ» яза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев