Лельвиж мәктәбе: матурлык белән хезмәт янәшә
2013 елда мәктәп, грант конкурсында җиңеп, бер миллион сум акча откан.
50 укучы һәм 2 гектар җир
Ел саен Лельвиж мәктәбенең территориясе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Быел да әлеге матурлыкны үз күзләребез белән күрергә дип, Лельвиж авылына юл тоттык. Без килгәндә, укучылар һәм укытучылар мәктәп янындагы бакчада эш белән мәшгуль иде. Мәктәп директоры Евгений Капитонов та коллектив белән иңгә-иң хезмәт куя.
Чыннан да, җитәкче үз үрнәге белән хезмәткә мөнәсәбәт күрсәткәндә генә коллективта үзара хөрмәт һәм ышаныч туа. Евгений Михайловичның мәктәп белән җитәкчелек итүенә инде утыз елдан артык вакыт узган икән.
— Безнең коллектив бердәм. Укытучылар белән һәр эшне бергә башкарабыз. Бүген генә сез киләсе булганга өс киемен алыштырдым, шуңа күрә бераз алардан читенсенеп тә торам. Һәрвакыт хезмәткәрләр белән бергә булырга тырышам. Җитәкче коллектив белән бер казанда кайнарга тиеш. Максатыбыз — укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Егерме биш елдан артык мәктәп территориясен әлеге чиста, тәртипле халәттә тотарга тырышабыз. Ел саен яңа уку елына әзерлек буенча алдынгы позицияләребезне югалтмаска омтылабыз, — ди директор.
Мәктәп территориясе
Мәктәп карамагында ике гектарга якын җир бар. Шуның бер гектары территориядән читтә урнашкан. 2013 елда мәктәп, грант конкурсында җиңеп, бер миллион сум акча откан. Бу акчага техника һәм тагылма агрегатлар сатып алынган.
— Әлеге техника бакча эшләрендә зур ярдәм күрсәтә. Елдан-ел укучылар саны кими, шуңа күрә бөтен эшне кул көче белән генә башкару мөмкин түгел. Узган уку елында мәктәбебездә 58 бала белем алса, быел аларның саны 50 булачак. Күпләр 9 сыйныфтан соң башка уку йортларын сайлый, — ди Евгений Михайлович.
Мәктәп бакчасында помидор, чөгендер, суган, кыяр, ташкабак һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Суган уңышы яхшы, өч тонна тирәсе булыр дип фаразлыйлар. Җыеп алынган продукциянең бер өлеше мәктәп ихтыяҗларына тотылса, калганын сатып, өстәмә керем алалар. Бу юнәлештә мәктәп «Вахитов» җәмгыяте һәм Лельвиж авыл җирлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
— Бакчаның төп өлешен бәрәңге били. Еллар дәвамында төрле сортларны сынап карадык һәм иң уңышлыларын гына калдырдык. Бәрәңгене базда саклаганда ул тиз борынлый башлый, шуңа күрә моның өчен зур суыткыч файдаланабыз. Анда температураны көйләргә мөмкин. Быел алма да күп, аларны да тартмаларга салып, шунда урнаштырырга җыенабыз, — ди директор, бәрәңгене саклау тәҗрибәсе белән уртаклашып.
Мәктәп яны участогы
Укучыларның җәйге практикасы махсус график нигезендә үтә. Мәктәп тормышында ата-аналар да актив катнаша. Мәктәп яны участогы өчен башлангыч сыйныф укытучылары Юлия Капитонова белән Валентина Евдокимова җаваплы. «Иртә яздан кара көзгә кадәр мәктәп тирәсе чәчәкләргә күмелә. Башта алсу чалма гөлләр, аннары петунияләр һәм бәрхет гөлләре чәчәк ата. Көзгә таба эстафетаны дәлияләр белән циннияләр дәвам итә», — ди алар.
— Орлыкларны көздән үк әзерли башлыйбыз. Чәчүлек материалының сыйфаты киләсе ел уңышына турыдан-туры йогынты ясый. Язын исә үсентеләрне мәктәпнең тәрәзә төпләрендә үстерәбез, аннары теплицага күчерәбез. Хәзер кыяр һәм ташкабак сезоны. Аларны мәктәп ашханәсендә консервлыйбыз, — дип сөйли Юлия Геннадиевна.
Бакчада тагын бер үзенчәлекле урын бар. Иске пластик тәрәзәләрдән өчкә алты метр зурлыгында музей төзелгән.
— Башта укучылар өчен беседка ясарга уйлаган идек. Әмма эш барышында музей төзү идеясе туды. Ул бик уңышлы килеп чыкты. Мәктәп эчендәге музей кечкенә булганлыктан, барлык экспонатларга урын җитми иде, — дип таныштыра директор.
Җәйге чорда мәктәптә бакча эшләре белән генә чикләнмиләр. Биредә инде тугыз елга якын казлар да үстерәләр. Аларны сатудан кергән акча мәктәп хуҗалыгын алып баруга, матди-техник базаны ныгытуга, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүгә һәм укучыларны төрле бәйгеләрдәге уңышлары өчен бүләкләүгә тотыла. Быел мәктәп укучылары олимпиадаларда да уңышлы чыгыш ясаган. Кечкенә генә авыл мәктәбе булуына карамастан, призлы урыннар һәм җиңүләр шактый җыелган.
Хезмәт тәрбиясе
— Элек казлар саны алтмышка кадәр җитә иде, быел бераз киметтек. Эше күп булса да, кереме — яхшы. Техник хезмәткәрләр аларны атна дәвамында карый, ә мин ял көннәрендә килеп күзәтәм, азыгын табам. Бу эшкә мәктәп ашханәсендә балалардан калган ипине файдалы итеп куллану теләге этәрде. Икмәкне киптереп, казларга ашатабыз. Быел инде кечкенә бәбкәләр түгел, 35 көнлек казлар сатып алдык. Мәктәп янында ясалма сулык та булдырдык, — ди Евгений Михайлович.
Матур итеп төзекләндерелгән мәктәп территориясе, мул уңыш биргән бакча, үз куллары белән булдырылган музей һәм хуҗалык эшләре — боларның барысы да балаларны хезмәт сөючән, җаваплы һәм туган җиренә битараф булмаган шәхесләр итеп тәрбияләүгә хезмәт итә.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев