«Кукмор-Транс» оешмасына өч «Газель» автобусы кайтты
Соңгы яңалыклар

«Кукмор-Транс» оешмасына өч «Газель» автобусы кайтты

Әлеге автобуслар шәһәр эчендәге маршрутлар буенча йөриячәк.

Күптән түгел районыбызның «Кукмор-Транс» оешмасы өр-яңа «Газель» автобуслары белән тулыланды. Оешма директоры Нияз Фатыйхов сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәр эчендәге маршрутлар буенча 7 автобус йөри икән. «Кукмарабыз көннән-көн үсә, шуның өчен өстәмә автобуслар безгә бик кирәк», — ди ул. 

«Кукмор-Транс» оешмасына өч «Газель» автобусы кайтты

«Яңа автобусларга утырып, тиешле маршрутта әйләнеп кайтырга да өлгердек. Яңа "Газель"ләр шулкадәр уңайлы, җайлы, тибрәнеп кенә йөрисең. Әлеге автобуслар озак еллар халыкка хезмәт итсен, тагын да яңалары өстәлеп торсын», — диде автобус пассажиры Альбина ханым Закирова. 

«Кукмор-Транс» оешмасына өч «Газель» автобусы кайтты

Альбина Мөхәммәтовага да яңа «Газель» бик ошаган.

«Үз машинам булмагач, кирәк җиргә автобус белән барам. Яңасы бөтенләй яңача инде: җылы, якты, рәхәт», — ди ул. 

«Кукмор-Транс» оешмасына өч «Газель» автобусы кайтты

«Газель» шоферы Рәсүл Хәсәновның руль артына утыруына 43 ел булган. Ул да яңа транспортның уңайлы булуын билгеләп үтте.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев