Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Наз» үзәге өлкәннәрнең тормышына яңа сулыш өрә

“Татарстан баскычлары буенча” проекты, социаль тернәкләндерүгә һәм максатчан аудиториянең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итеп, үз бурычларын уңышлы үтәп чыга.

Бүгенге көндә тормышыбызда иң борчыган проблемаларның берсе булып, социаль изоляция тора, бигрәк тә өлкәннәребез, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында. Олыгайган саен өлкәннәр үзләрен кирәксез итеп хис итә башлый: үз-үзләренә бикләнәләр, туганнары һәм дуслары белән азрак аралашалар, урамга сирәгрәк чыгалар. 

Вакыт узу белән бу социаль изоляциягә китерә, нәтиҗәдә физик һәм эмоциональ проблемалар килеп чыга. Шунлыктан, социаль изоляцияне профилактикалау төрле өлкәләрдә алгы планда кала килә.
Шәһәребезнең “Наз” (“Ласка”)  социаль ярдәм үзәге социаль инициативаларны үстерү эшен дәвам итә. “Татарстан баскычлары буенча” проекты, социаль тернәкләндерүгә һәм максатчан аудиториянең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итеп, үз бурычларын уңышлы үтәп чыга.

Әле күптән түгел генә шәһәребезнең “Наз” (“Ласка”) социаль ярдәм үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсы ярдәмендә гамәлгә ашырылган “Татарстан баскычлары буенча” проектын откан иде, инде шушы көннәрдә аның уңышлы тәмамлануы турында горурлык белән хәбәр итәләр.

“Наз” (“Ласка”)  социаль ярдәм үзәге директоры Гөлүсә Рафаэль кызы сүзләренә караганда, әлеге проект районыбызда өлкән буын кешеләренең һәм 18 яшьтән өлкәнрәк мобиль инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелә. Аның төп максаты бик мөһим эш юнәлешен үз эчен ала, ул да булса социаль туризмны оештыру аша социаль изоляцияне җиңү, Казан һәм Кукмара районының мәдәни учреждениеләрендә булу иде. 
Проектны гамәлгә ашыру чорында, 2025 елның мартыннан ноябренә кадәр, якынча 270 катнашучы әһәмиятле мәдәни чараларда булу мөмкинлегенә ирешә, дөньяга карашларын киңәйтеп, яңа тәэсирләр ала, социаль изоляцияне җиңеп чыгып, социаль элемтәләрне ныгыта. 

Эшнең соңгы аккорды Галиәсгар Камалның яңа театрында була. Монда катнашучылар “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектаклен карадылар. Ул 9 номинациядә “Алтын битлек” премиясенә номинацияләнгән һәм зур формадагы иң яхшы драма спектакле буларак бүләккә лаек булган.

Нинди генә эш башкарсаң да, аның нәтиҗәсен күрү – зур куаныч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев