Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага «Куркынычсызлык лабораториясе» күчмә комплексы килде

Кызгылт-сары төстәге автобус республика юллары аша үтә һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә.

Кукмара районының «Нараткай» лагерендә ял итүче балалар янына «Куркынычсызлык лабораториясе» — күчмә укыту-белем бирү комплексы килде. 

Кызгылт-сары төстәге автобус республика юллары аша үтә һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә. Лабораториягә килгәндә, ул заманча җиһазландырылган. Аның эчендә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, осталыкларын сынау өчен мөһим булган барлык кирәк-яраклар: велосипед, самокат, интерактив уеннар, юл билгеләре, стенд һәм башкалар урын алган. 

Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесенең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Любовь Ананьичева сүзләренә караганда, әлеге комплексның төп максаты — республика районнары буенча йөреп, балалар белән очрашу, юл-транспорт һәлакәтләрен парофилактикалау юнәлешендә әңгәмәләр, уеннар оештыру, теоретик белемнәр бирү. 

Хәзерге вакытта «Нараткай» лагеренең өченче — туристлык сменасы үз эшчәнлеген алып бара. Анда 144 бала ял итә. 

«Куркынычсызлык лабораториясе» кысаларында малайлар һәм кызлар велосипедта, самокатта дөрес итеп йөрергә өйрәнде, саклык чараларының мөһимлеге турында мәгълүмат алды, «XXIII гасыр — киләчәк шәһәре» дигән темага асфальтта рәсем ясады, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган пазллар төзеде, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен искә төшерде, юл хәрәкәте иминлегенә буенча әңгәмәләрдә катнашты. 

Чараны оештыручыларга Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да ярдәмгә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев