Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Венера Гайфетдинова: Кеше үзенең күңеленә ошаган хезмәтне башкарырга тиеш, дип уйлыйм

Венера Гайфетдинова элеваторның катнаш азык цехында оператор булып хезмәт куя.

Авыл хуҗалыгы тармагы электән күңелемә якын булды, шуңа күрә кайларда гына эшләп карасам да, яңадан элеваторга әйләнеп кайттым, ди элеваторның катнаш азык цехында оператор булып хезмәт куючы Венера Гайфетдинова. Аның хезмәттәше, машина йөртүче Илгиз абый Тимерханов да: «Ир-ат, хатын-кыз эше дип тормый, барысын да булдыра. Хәтта цехтагы җиһазларның ничек эшләвен тавышыннан аера», - дип мактады аны.

Без барган көнне дә Венера апаның эше бик тыгыз - район программасы буенча шәхси хуҗалыкларга фураж озаткан вакыты иде.

«Төп хезмәт урыным шушында минем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң,  СПТУ-39да тегүчелеккә укыдым, ул вакытта эшче һөнәрләр абруйлы иде бит. Хәтта абыйларымның да үзләренә күлмәк тегеп кигәннәрен хәтерлим. Әнием - штукатур-буяучы, әтием слесарь булып хезмәт куйды. Мәктәптә җәйге каникулларда да төрле җирләргә эшкә урнаша идем, дәваханәдә дә җыештырып йөрдем. Практиканы исә тегү фабрикасында уздым», - диде ул, бик күп басу төймәләре урнашкан бүлмәне күрсәтеп.

Әмма Венера апа хезмәт юлын укыган һөнәре буенча дәвам итәргә теләмәгән һәм 1995 елны элеваторга гади эшче булып урнашкан. Себердек тә, көрәдек тә, ди ул, бу вакытларны искә алып.  

«Ул чакта элеватор гөрләп торды, коллектив зур, хуҗалыклар ашлык алып килгәндә, амбар алды Сабантуйны хәтерләтте. Көнне төнгә ялгап, уникешәр сәгать хезмәт куйдык, яшьлек бит, арысак та күңелле була иде», - диде әңгәмәдәшем.

Тырыш кызны җитәкчелек тә күреп ала һәм берничә ел эшләгәннән соң аны өлкән мастер итеп билгелиләр, ә бераздан катнаш азык цехына күчерәләр. Тик һәр оешмада авыр вакытлар булган кебек, биредә дә эш һәрвакыт көйле генә бармый. Хезмәт хакын продукция белән түләгән чаклар, кыскартулар да була. Болар Венера апаны да читләтеп узмый. Тик бу - минем ияләнгән, белә торган, яраткан эшем, ди ул.

«Элеваторга урнашканда хезмәт хакым ике мең сум иде, әле анысы да вакытында түләнмәде. Хәзер, Аллага шөкер, акчаны айныкын айга алабыз, хезмәттәшләрем дә бик әйбәт. Катнаш азык заводында безнең коллектив зур түгел, эш кызу булганда, элеватордан булышырга киләләр, урып-җыю сезонында үзебез дә ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта район программасы нигезендә күп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга бирелә торган фураж ясыйбыз. Үткән ел аңа сорау булды: 2020 елда - 800гә, ә 2021 елда 1300 тоннага якын заявка алынды. Цехта бөтен эш автоматлаштырылган, фуражга кушыла торган һәр компонент тиешле күләмдә бункерларга салына һәм тегермәндә тартыла.  Кеше үзенең күңеленә ошаган хезмәтне башкарырга тиеш, дип уйлыйм, шул вакытта ул авыр йөк кебек кабул ителмәячәк», - диде Венера апа.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев