Кукмарадан 34 инвалид һәм өлкән яшьтәге кеше картлар йортларында яшиләр
Быел гына анда ике кеше урнаштырылды
-Светлана Валентиновна, социаль яклау бүлеге учреждениеләре эшчәнлегенең киңкырлы икәнлеген яхшы беләбез. Бүген шуларның бер юнәлеше – авыр тормыш хәлендәге һәм имин булмаган гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында сөйләшик әле. Районыбызда яшәү урыны булмаган кешеләр дә юк түгелдер?
-Әйе, кызганычка каршы, андыйлар бар. Алар арасында ялгыз кешеләр дә, гаиләсе, балалары, якыннары булып та, теге яки бу сәбәпле туганлык җепләре өзелеп, тормышта берүзе калган гражданнар да бар, - диде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева. - Социаль яклау учреждениеләре белгечләре аларны картлар йортына яки психоневрологик интернатларга урнаштыру буенча зур эш алып баралар. Бүгенге көндә районыбыздан 34 инвалид һәм өлкән яшьтәге кешеләр республиканың төрле урыннарындагы картлар йортларында яшиләр. Быел гына да инде ике кеше урнаштырылды. Без алар белән элемтәләрне өзмибез, ел саен өлкәннәр ункөнлеге кысаларында яннарына барып, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр биреп кайтабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев