Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык» республика проектлар конкурсының зона этабы үтте

Конкурста катнашучылар «Галактика» балалар үзәгендә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык» республика проектлар конкурсы башланды. Конкурс халыклар бердәмлеген ныгыту, патриотик тәрбия бирү, Татарстан халкының хезмәт һәм сугыш батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм геройлар турындагы истәлекне мәңгеләштерү өлкәсендәге иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның инициатив төркемнәренең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Ул биш номинация буенча үтә:

  • «Татарстан Республикасы үсешендә сизелерлек роль уйнаган предприятиеләрнең тарихын саклау буенча иң яхшы проект»,
  • «Муниципаль берәмлекләр территориясендә эшләүче хезмәт династияләре һәм күренекле шәхесләр тарихын ачыклау, саклау һәм популярлаштыру буенча иң яхшы проект»,
  • «Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, сугышчы-интернационалистлар һәм башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында хәтерне саклау буенча иң яхшы проект»,
  • «СВО катнашучы геройлар турында хәтерне саклау, шулай ук СВО ветераннарына социаль адаптация һәм ярдәм күрсәтү, аларны тыныч тормышка интеграцияләү буенча иң яхшы проект»,
  • «СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә, фронт яны территорияләренә гуманитар ярдәм оештыру һәм хәрби частьләр белән хезмәттәшлек буенча иң яхшы проект». 
Әлеге конкурста катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. 
Әлеге конкурста катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

Әлеге конкурс иң элек республика зоналары буенча үтә. Бүген әлеге конкурста катнашучы Кукмара, Мамадыш, Теләче Саба, Арча, Әтнә, Питрәч районнары вәкилләре Кукмараның «Галактика» балалар үзәгендә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. 

Кукмара районы — Татарстан Республикасының иң хезмәт сөючән төбәкләреннән берсе. Бу җирлекнең данлыклы итек-аяк киеме фабрикасы тарихы, бакыр эретү осталары һәм авыл хуҗалыгы казанышлары республикада гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Шуңа күрә «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык» бәйгесенең зона этабы нәкъ менә биредә узуы очраклы түгел.

Бу турыда үзләренең сәламләү сүзләрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Тамара Федорова һәм районыбыз башлыгы урынбасары Резеда Гаяновалар да ассызыкладылар һзм катнашучылырга уңышлар теләделәр.
Конкурс иң элек республика зоналары буенча үтә.
Конкурс иң элек республика зоналары буенча үтә. 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев