Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашында хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы Кукмара шәһәрендә узды. Җыелышта район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да катнашты.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин шәһәрдә башкарылган эшләр турында хисап тотты, шулай ук алга таба хәл ителәсе мәсьәләләргә тукталды. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Гафуров районда мошенниклык фактларына тукталып, халыкны игътибарлы һәм сак булырга чакырды, ә янгын-коткару часте начальнигы Илмир Хәбибрахманов янгын чыгу сәбәпләре турында кисәтте.

Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Ул шулай ук районны яшәтү өчен эшмәкәрлекне үстерү, эш урыннары булдыру кирәклеге турында да билгеләп үтте. Демографик хәлнең начар булуы өчен борчылуын белдерде.

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев