Кукмарада тантаналы чыгарылыш кичәсе узды
Быел унберенче сыйныфны 197 укучы төгәлләде.
Узган шимбәдә Атлас Булатов исемендәге күппрофилле лицейның актлар залында районыбызның унберенче сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе узды. Тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар катнашты.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин яшьләргә нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, балаларны укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлап, олы тормыш юлында уңышлар теләде. Котлауларга Манзарас урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Фазлыева да кушылды. Ул балаларга тормыш юлында үз урыннарын табып, зур уңышларга ирешүләрен теләде.
Быел унберенче сыйныфны 197 укучы төгәлләде. Шуларның 44-е алтын, 22-се көмеш медаль белән бүләкләнде.
Кичәнең махсус кунагы, татар эстрадасында үз образын булдыра алган җырчы Римма Никитина бәйрәм кунакларын сәламләп, дәртле җырларын бүләк итте.
фото: Рамил Хайруллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев