Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде — фоторепортаж

Бәйрәм Киндеркүл авылы янындагы аланда узды.

«Киндеркүл паркы» райондашларыбызны, кайткан кунакларны үзенә җыйды. Анда Шәһәр көне гөрләде. 

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Бәйрәмдә мәйданчыклар бик күп иде. Кемдер районыбыз һөнәрчеләре, алтын куллы осталар ишегалдындагы һәм оешма-предприятиеләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты, сәүдә нокталарына тукталды, дуслык территориясендә фото-видеолар ясады, ә кемдер «Әкиятләр иле», «Балалар дөньясы» ишегалдына кереп үзенең балачагына юл алды. 

Паркта «Кукмара үзебезнекеләрне ташламый» дигән утар да оештырылган иде. Аны әзерләүдә районның «Сугышчан кардәшлек» оешмасының өлеше зур.

«Кукмара үзебезнекеләрне ташламый» дигән утарда Кукмара мәгълүмат үзәге дә «Вакытлы матбугат чаралары» локациясе оештырды.

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Редакция хезмәткәрләре газетаның беренче битен бизәү буенча мастер-класс үткәрде, шулай ук биредә район газетасына язылу, китап-журналлар сатып алу, журналистлар һәм хәбәрчеләр белән очрашу мөмкинлеге дә тудырылды. 

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Ә иң мөһиме — махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеген саклаучы якташларга теләкләр юллау өчен урнаштырылган стенд иде. Язылган барлык изге теләкләр дә гуманитар ярдәм белән бергә хәрбиләргә тапшырылачак.

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Күркәм традиция буенча быел да бәйрәмдә татар халкының милли ризыгы — бәлеш пешерелгән иде. Бәлешнең авырлыгы — 190 килограмм. Йөземле, дөгеле бәлештән Шәһәр көнендә катнашкан һәркемгә өлеш чыккандыр дип уйлыйбыз. 

Махсус кунак — Аурэлио Морэтаның чыгышын да күпләр кызыксынып, бар күңелен биреп тыңлады. Музыкант кайчандыр Эквадордан китеп, татар кызына өйләнгән һәм Казанда яшәп калган. Ул үз халкының традицион уен коралларында төрле көйләр башкара. Аның репертуарында татар җырлары да бар. 

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Бәйрәмнең кече сәхнәсендә районыбызның сылу кызчыклары катнашында матурлык бәйгесе узды. Анда 9 кызчык көч сынашты. «Кукмараның мини-миссы» титулына Сәидә Баһаманова лаек булды. Шулай ук әлеге сәхнәгә бер-бер артлы 16 пар игезәк тә күтәрелде. Алар арасында кечкенә сабыйлар да, мәктәп укучылары да бар иде. 

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Чараның тантаналы өлеше зур сәхнәдә үтте. Тәбрикләү сүзләреннән соң, районның үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларны бүләкләделәр.

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

Яшь парлар парады, үзешчән артистларыбызның чыгышыннан соң, сәхнә татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллинга бирелде. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Кукмарада Шәһәр көне гөрләде

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев