Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада шәһәр көне билгеләп үттеләр — фоторепортаж

Шәһәр көненә багышланган «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам...» дип исемләнгән күркәм чарага олысы да, кечесе дә агыла.

Кичке сәгать алты. Киндеркүл аланы «бизәнеп-ясанып» кунаклар кабул итә. Ел фасылының көзгә кереп барган мәле бит. Көндезен җылы булса да, кичкә таба бераз салкынайтып та җибәрә. Әмма шуңа да карамастан күңеле ялга сусаган халыкны бу гына куркытмый, шәһәр көненә багышланган «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам...» дип исемләнгән күркәм чарага олысы да, кечесе дә агыла.

Кайда бәлеш — шунда коймагы

Бу көнне бәйрәм кунаклары өчен төрле интерактив һәм җыр-бию мәйданчыклары эшләде. Ә «Бәйрәм күчтәнәче» мәйданчыгында халкыбызның милли ризыгы — бәлештән авыз итү мөмкинлеге дә булды. Күркәм традиция буенча, «КукморЗерноТорг» оешмасы Россиянең рекордлар китабына кергән борай бәлешен әзерләп, кызу мичтән чыгу белән хуш исле бәйрәм сыен майлап, кунакларга тәкъдим итте. Исе борынга бәрелгәч тә, бар эшебезне ташлап, әлеге ризыктан авыз итәргә ашыктык. 

Кукмарада шәһәр көне билгеләп үттеләр

Күркәм традициягә салынган «Кукмара килене коймагы» бәйгесендә районыбызның биш гаиләсе катнашты. Элек-электән килен кешене коймак пешертеп сынаганнар. Коймагы йомшак булса, киленнең күңеле йомшак, ә яшь гаиләнең тормышы уң булыр, дигәннәр. Бу көнне иң тәмле, йомшак коймак пешерүче дип Туембаш авылыннан Зөлфия һәм Рәмзил Мөхәмәтдиновлар гаиләсе табылды.

Яхшы күрсәткечләргә дан

Чананы — җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ә батырларны — һәрдаим, диләрме әле? Шуның кебек бәйрәмнең тантаналы өлешендә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларны бүләкләделәр.

Кукмарада шәһәр көне билгеләп үттеләр

Ә спортчыларның каратэ буенча күрсәткеч чыгышлары, арт-объектлар, милли фотозоналар, шәһәр предприятиеләре эшләнмәләрен сату күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмагандыр. 

Яшь парлар парады

Бүгенге заманда гаилә кору авыр түгел, тик аны саклап калу гына кыенлаша бара. Һәрбер әти-әни үз баласын кеше арасында лаеклы дәрәҗәдә олы тормыш юлына чыгара, көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшли. Быел Шәһәр көненең яңалыгы буларак, яшь парлар парады узды. 

«Бүген ак күлмәк киеп, кәләш кулга чәчәк бәйләме тотып, янәдән матур, күңелле туй мизгелләренә кайткан сыман булдым. Минемчә, гаилә ныклы булсын өчен, бер-береңне яратырга һәм юл куя белергә кирәк», — диде Минзилә Әшрәпова.

Кукмарада шәһәр көне билгеләп үттеләр

Бәхетле гаиләләр символы буларак узган әлеге парадта ак күлмәк кигән кәләшләр гүя аккошлар сыман бәйрәм мәйданын бизәде. Район башлыгы Сергей Димитриев та быел гаилә корган 11 пар белән «Кукмара йөрәге» дип исемләнгән символик йөрәк формасындагы савытны төсле ком белән тутырды. Бу — Кукмарабызның якты киләчәге һәм аңа карата мәхәббәт символы булып тора. Бәйрәм барышында һәр яшь парга котлау хаты һәм, татлы тормыш теләп, бүләккә бал тапшырылды.

Кукмарада шәһәр көне билгеләп үттеләр

Бәйрәмнең хедлайнеры Илсөя Бәдретдинова һәм аның иҗат төркеме күңелләргә тагын да рәхәт ял өстәде. Популяр музыкаль пародияче Евгений Юджинның чыгышы бәйрәм кәефен тагын да арттырды.

Киндеркүл күген бизәгән салют исә бәйрәмнең бер сихри мизгеленә әверелде. 

Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

— Кукмара — Татарстан командасының иң көчле звеноларының берсе. Ул, халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы ярдәмендә зур уңышларга ирешеп, алга атлавын дәвам итә, күп кенә юнәлешләр буенча иң яхшы нәтижәләр яулый.

Илья Вольфсон, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

— Кукмара республикабызның хезмәт сөючән районнарының берсе булып санала. Монда һәркайсыгызның да өлеше зур. Районда яңа объектлар, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка басу, юлларның төзеклеген, мәдәни-массакүләм чараларның югары дәрәҗәдә узуын күрү бик күңелле.

Рәйсә Гаянова, Кукмара:

— Бәйрәм бик матур, җылы үтте. Халык күп килде. Мин үзем концерт карарга яратам. Бәлеш, коймак исләре җанга җылылык, рәхәтлек хисе бүләк итте. Бәйрәмгә килгән һәркем күңелле итеп ял иткәндер. Минем үземә, бергә килгән танышларыма да нык ошады. Безнең Кукмарада, ял итә дә, эшли дә беләләр.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев