Кукмарада өч катлы йорттагы фатир янган
Янгын кичә Маяковский урамында була.
Кукмара шәһәренең Маяковский урамы, 18нче йорттагы янгын турында хәбәр 15 август көнне 11.02 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча килә. Өченче каттагы фатирларның берсендә янгын чыга, дип хәбәр иттеләр Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, әлеге йортта яшәүчеләр үзләре эвакуацияләнә. Ут белән көрәшүчеләр, өченче каттагы фатир тәрәзәсенә баскыч урнаштырып, тиздән янгынны сүндерәләр.
Нәтиҗәдә аш бүлмәсе һәм балкон янып бетә, беркем дә зыян күрми. Янгынның беренчел сәбәбе — тәмәке тарткан вакытта саксызлык.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев