Кукмарада Качману бәйрәме көнне өч урында суга чумып булачак
Иминлекне тәэмин итү өчен коткаручылар, полиция һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр кизү торачак.
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Электән килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарыла, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде Качману көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Шулай ук бәйрәмдә бәкегә төшеп су коенсаң, гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану да яши.
Кукмара районында быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян, Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Моннан тыш, Кукмараның Петр һәм Павел храмында салкын су белән коену оештырылачак.
Иминлекне тәэмин итү өчен коткаручылар, полиция һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр кизү торачак.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев