Кукмарада ике гараж янган
Янгын шәһәрнең Максим Горький урамында була.
19 июльдә, сәгать 15.51дә районның 117нче янгын сүндерү- коткару частенең элемтә пунктына телефоннан шәһәрнең Максим Горький урымындагы бер хуҗалыкта янгын чыгу турында хәбәр керә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала, йорт хуҗаларның өйдә булмавын хәбәр итә.
Гаражлар эченнән каты төтен чыга, керү ишекләре йозакка бикләнгән, ялкын телләренең күрше корылмаларга күчү ихтималы була.
Нәтиҗәдә кирпечтән төзелгән гаражның түбәсе, металл гаражның тулысынча эчке өлеше яна. Янгынның гомуми мәйданы 245 квадрат метрны тәшкил итә.
Кешеләр зыян күрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев