Кукмарада яшәүче хатын-кызны танышын кыйнаган өчен хөкем итәчәкләр
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы Зур Кукмара авылында яшәүче 25 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
Эш материаллары буенча, 2023 елның 6 мартында гаепләнүче, Кукмара шәһәренең Гафиатуллин урамындагы фатирда танышлары белән бергә спиртлы эчемлекләр куллана.
Өстәл артында утырганда ул танышын үзе белән бергә яшәүчедән көнли, шуннан соң аны кыйный. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең баш сөяге һәм кабыргасы сына, сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев