Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада гвардия өлкән лейтенанты Илмир Кәшәпов истәлегенә мини-футбол буенча турнир оештырылды

«Батырлык Кубогы» өчен 9 команда көч сынашты.

2022 елда махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән, һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән Зур Кукмара авылы егете, гвардия өлкән лейтенанты Илмир Кәшәпов истәлегенә бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионында  мини-футбол буенча турнир узды.

«Ялкын» яшьләр үзәге оештырган әлеге турнирда теге елны Зур Кукмара авылының 4 командасы катнашкан булса, быел масштабы тагын да киңәйтелеп, район күләмендә үтте. «Батырлык Кубогы» өчен 9 команда көч сынашты:
«Большак», «Интер», «Нур Баян», «Вахитка», «Ялкын», «Туембаш», «Степан Разин», «Нур» (Камышлы) һәм «КВВК».

«Кызганычка каршы, махсус хәрби операциядә вафат булучылар саны елдан-ел арта бара. Әлеге чара мәрхүмнәрнең һәммәсе истәлегенә дә багышлана. Шушында җыелып уйнавыбыз аларга дога булып барып ирешсен иде. Минем кебек улым Илмир да кечкенәдән спортны яратты. Хоккей, футбол, волейбол, баскетбол уйнады, йөгерде. Зур Кукмара һәм районыбыз данын яклап, ярышларда актив катнашты. Владивостокта хезмәт иткәндә дә Уссурийск офицерлар җыелма командасы составында хоккей уйнады», — дип сөйләде мәрхүмнең әтисе, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов.

Кечкенәдән спортны үз итеп үскән Илмир Кәшәповны тормыш иптәше дә җылы сүзләр белән күз яшьләре аша искә алды.
«Кукмара минем өчен икенче туган ягым кебек. Мондагы бөтен нәрсә дә Илмирны хәтерләтә. Ул көчле, курку белмәс, батыр иде, бервакытта да җиңелергә яратмады, гел алга барды. Үзенең гомере бәрабәренә иптәшләрен коткарып вафат булды. Ирем белән чын күңелемнән горурланам. Ул зур хәрефләр белән язарлык кеше иде», —
диде Нина Кәшәпова.

Узган елгы турнирда Күчмә
«Батырлык Кубогы» н яулаган Зур Кукмара авылы командасы вәкиле Муса Галиуллин да үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште:
«Авылдашыбыз Илмирны хөрмәт итеп, командабыз белән җыелып килдек. Геройларны онытырга ярамый, үсеп килүче яшь буын аларны белергә тиеш. Илмир — безнең горурлык», — диде ул.

Илмир Кәшәпов истәлегенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кыш көне хоккей буенча турнир үткәрелгән булса, менә икенче ел рәттән көз көне футбол турниры оештырылды. 1-3нче урын алучыларга грамота, акчалата бүләкләр, аерым уенчыларга статуэткалар, грамоталар, акчалата бүләкләр һәм җиңүче командага Күчмә Кубок тапшырылды.
Бүгенге ярышта беренчелекне яулаган «Вахитка» командасы уенчысы Ислам Кәримовтан мини-футбол турындагы фикерләрен сораштык: «Турнир бәхәсләрсез, югары дәрәҗәдә үтте. Күчмә Кубок алуыбызга бик шатландым. Икенче елга да тырышып уйнаячакбыз. Оештыручыларга һәм катнашучыларга хөрмәтемне белдерәм».

Бу турнир алдагы елларда да дәвам итсен, иптәшләрен үлемнән саклап калып, батырларча һәлак булган Герой райондашыбыз Илмир Кәшәповның урыны 
җәннәттә булсын иде. Аның турындагы якты хатирәләр гаиләсе, якыннары һәм кукмаралылар күңелендә мәңге сакланыр.


Менә алар — җиңүчеләр:
1нче урын — «Вахитка».
2нче урын — «Ялкын».
3нче урын — «Нур» (Камышлы).

«Иң яхшы уенчы» — Әмир Саматов («Интер»).
«Иң яхшы капкачы» — Марат Хисамиев («Вахитка»).
«Иң яхшы сакчы» — Вадим Константинов («Ялкын»).
«Иң яхшы һөҗүмче» — Дамир Хәсәнов («Нур»).

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев