Кукмарада Герой якташыбыз Әмир Миннемуллинны соңгы юлга озаттылар
Хәрби белән саубуллашырга, якыннарының кайгысын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.
Бүген Кукмарада махсус хәрби операция зонасында гомере өзелгән райондашыбыз Миннемуллин Әмир Таһир улын соңгы юлга озаттылар.
Матәм митингы район Мәдәният йортында узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәт, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм башкалар катнашты, Геройның якыннарына үзләренең кайгы уртаклашу сүзләрен ирештерде.
Әмир Миннемуллин — тумышы белән Чишмәбаш авылыннан. Ул махсус хәрби операция зонасында инженер-саперлар бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Хәрби бурыч үтәгән вакытта якташыбыз батырларча һәлак була.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Әмир Таһир улы үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителә.
Герой Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләнде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев