Кукмарада Чернобыль геройлары истәлегенә алмагач үсентеләре утырттылар
Әлеге алмагачлар еллар узган саен чәчәк атып, җимеш биреп, Чернобыль каһарманнары турындагы якты истәлекне саклап торачак.
Атлас Булатов исемендәге парктагы Чернобыль геройларын искә алу аллеясендә агач утырту чарасы узды. Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗигагә 40 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге акция хәтер һәм ихтирам билгесе булды.
Парк территориясенә 10 төп алмагач үсентесе утыртылды. Алар — атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз хөрмәтенә символик истәлек. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Аларның хезмәте, сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп башкарган эшләре чын каһарманлык үрнәге булып тора.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Багаманова, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, чернобыльче райондашларыбыз, аларның тол хатыннары, хәрби хәрәкәт ветераннары, Кукмара 4нче урта мәктәбенең яшьармиячеләре, «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре катнашты.

Утыртылган алмагачлар еллар узган саен чәчәк атып, җимеш биреп, Чернобыль каһарманнары турындагы якты истәлекне саклап торачак. Мондый чаралар үткәнне онытмаска, тарих сабакларын күңелдә яңартырга һәм батырларны хөрмәтләргә чакыра.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев