Кукмарада «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медальләре тапшырылды
Хәзерге вакытта шәһәребездә 32 тыл ветераны яши.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан республика шулай ук район күләмендә сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт күрсәтелә. Кукмара районында да "Бөек Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медальләре тапшырылды.
Җирле үзидарә житәкчеләре Раулә Самерханова, Эльмира Гарафетдинова, Диләрә Нуриева, Гөлшат Хисмәтевалар Алдынгылар хәрәкәте волонтерлары белән зур хөрмәткә лаек өлкәннәребез яшәгән һәр йортка кереп, аларга юбилей медальләре тапшырдылар.
-Хәзерге вакытта шәһәребездә 32 тыл ветераны яши. Бердәнбер булган сугыш ветераны Габделха Без алар алдында бик бурычлыбыз. Көчебездән килгәнчә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген дә менә әби-бабайларның елмаюларын күрү, матур теләкләрен ишетү - безгә зур сөенеч. Хәзер бит тормышлар бик яхшы, балаларының оныкларының кадер-хөрмәтендә озак яшәсеннәр иде әле, - диде Ворошилов үзидарә житәкчесе Эльмира Гарафетдинова.
Тимер юл урамында күпфатирлы йортта яшәүче Ландыш Сәфәрова да ул вакытларның үзәк өзгеч авырлыкларын үз җилкәсендә тоеп үскән сугыш ятиме.
-Фашистлар илебезгә басып кергәндә мин 9 яшьлек бала идем. 1942 елда әтине дә сугышка алдылар, 6 ай да үтмәде кара пичәтле кәгазь безгә дә килде, шулай итеп әтисез калдык. Кайгы ялгыз йөрми диләр бит. Ике елдан әниебезне дә үпкә чире якты дөньядан алып китте. Без өч кыз дөм ятим калдык. Мин сеңлем белән балалар йортында үстем. Апа училещега укырга керде, - дип күз яшьләре аралаш искә ала ул яшьлеген.
Һәр фатир хужасының үзенә бер тарих, һәрберсендә күпме күз яше, чал чәчләр, авыр хатирәләр. Сугыш аларны әти-әнисез, гаиләсез, туганнарсыз калдырган. Шулай да алар алга таба яшәргә көч тапканнар. Бүгенге көндә сөекле дәү әниләр, кадерле дәү әтиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев