Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара участок урманчылыгы җитәкчесе: Ике метрга кадәр үсү өчен чыршыга 10 ел вакыт кирәк

Урманда үз белдегең белән кисеп алынган Яңа ел чыршысы өчен тәртип бозучыга карата беркетмә төзелә һәм штраф салына.

Республикада «Чыршы» оператив-профилактик чарасы старт алды. Ул Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты буенча уза. 

Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатыннан, урман кишәрлекләрендә рейдлар оештырыла. Әлеге операция быелның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Ведомствоара операциянең төп максаты — Яңа ел алдыннан ылыслы урман агачларын саклау. Республика урманнарында мобиль патруль төркемнәре кизү торачак, аларның составына дәүләти урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре керә.

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Һәркем аңа әзерлек максатыннан, бәйрәмнең төп атрибуты булган яшел чыршыны бизәп куярга омтыла. Кемнәрдер чыршының ясалмасын куярга күнеккән булсалар, кайберәүләр хуш исе аңкып торган урман гүзәлен кисеп, өенә алып кайтуга өстенлек бирә. «Саба урманчылыгы»ның Кукмара участогы мондый гамәлнең законга каршы булуы турында кисәтә.

«Кызганычка каршы, ел саен чыршыларны законсыз кисү очраклары очрый, шуның белән әйләнә-тирә мохиткә һәм урман хуҗалыгына зыян килә. Әлеге хокук бозуларны булдырмау максатында, урманчылыкта билгеле бер чаралар эшләнде. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә урман кишәрлекләрен патрульләү буенча оператив төркемнәр, автомобильләрне тикшерү өчен постлар оештырыла. Өйләрендә тәмле чыршы исе булдырырга теләүчеләргә урманчылык Яңа ел чыршыларын сатып алу өчен билгеле бер кишәрлекләр бүлеп бирде. Аларны турыдан-туры урманчылыклардан, шулай ук Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Яңа ел чыршыларын сатып алучылар рәсмиләштерелгән документ та сорарга онытмасыннар иде, чөнки юлда кайтканда туктатып, каян алуларын тикшерергә мөмкиннәр, — ди «Саба урманчылыгы»ның Кукмара участок урманчылыгы җитәкчесе Илсаф Хаев. — Безнең урманчылык биләмәләрендә махсус плантацияләр — питомник һәм электртапшыргыч линияләре астындагы урыннар бар. Бирегә үсентеләр алдан ук уйланылып утыртыла, чөнки үткәргечләр астындагы агачларны, тиешле бер биеклеккә җиткәч, барыбер кисәргә туры киләчәк. Анда Яңа ел чыршылары үстергәндә экологиягә бернинди зыян да килми. Ә агачны урманнан үз белдегең белән кисеп алганда кеше экологик системага тыкшынып кына калмый, ул урманнарны юкка чыгаруга да үзеннән өлеш кертә. Онытмагыз: ике метрга кадәр үсү өчен чыршыга 10 ел вакыт кирәк».

Урманда үз белдегең белән кисеп алынган Яңа ел чыршысы өчен тәртип бозучыга карата беркетмә төзелә һәм аңа 3000 сумнан алып 4000 сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга — 40 мең сумга кадәр, юридик затларга — 300 мең сумга кадәр. Ул гына да түгел, зыян 5000 сумнан артса, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 260нчы маддәсе буенча җинаять эше дә кузгатыла. Шуны да хәтерегездә яңартабыз: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1990 елның 21 декабрендә кабул ителгән 856-р номерлы карары нигезендә республикабызның бөтен территориясендә дә пихта агачын кисү катгый тыела. 

Республика урманнарында законсыз эшчәнлек очраклары турында 8-800-100-94-00 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев