Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшен төгәлләде

Анда Кукмара, Арча, Балтач, Әтнә, Алексеевск, Мөслим районнарыннан һәм Казаннан 20 татарстанлы катнашты.

23-27 августта Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшләде. Анда Кукмара, Арча, Балтач, Әтнә, Алексеевск, Мөслим районнарыннан һәм Казаннан 20 татарстанлы катнашты.

Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшен төгәлләде

Быел проектны оештыручылар кеше шәхесен үстерүгә, шулай ук милли мәдәниятләр һәм бердәмлек юнәлешләренә басым ясады.

Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшен төгәлләде

«Бу — авылда яшәве яхшы икәнлеген дәлилли торган уникаль проект. Биредә барлык шартлар да тудырылган: инфраструктура алга киткән, юллар яхшы, социаль объектлар бар. Тагын эш урыннарының булуы да бик мөһим. Үз алдыңа куелган максатка ирешү өчен алга барырга кирәк. Проект үз туган җиреңдә яшәүнең мөмкинлеген күрсәтә», — дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова.

Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшен төгәлләде

Проект кысаларында лабораторияләр өч юнәлеш буенча эшләде: «АртЛаб» (яшь рәссамнар картиналар ясады), «МузЛаб» (яшь музыкантлар фолк стилендә треклар әзерләде), «ДэнсЛаб» (яшь дебютлы биючеләр тарафыннан бию номерлары һәм перформанслары ясалды). Катнашучылар юнәлешләр буенча төркемнәргә берләштеләр һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга сөрүче уникаль иҗади проектлар төзеделәр.

«Әлеге проектта икенче мәртәбә катнашам. Мин Вахит авылына гашыйк булдым, резиденциядәге тормыш бик ошады. Кыска гына вакыт эчендә барыбыз да дуслаштык, бер гаилә кебек булдык. Мондый проектлар кирәк дип саныйм. Бу — яңа кешеләр, җанлы аралашу, авыл тормышы белән танышу дигән сүз», — диде «ДэнсЛаб» лабораториясендә катнашучы, Балтач районыннан Инзилә Гыйлаҗева.

Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшен төгәлләде

Арт-резиденциядә Кукмара районыннан тугыз егет-кыз катнашты. Ильяс Исламов проектка буш кул белән түгел, ә үзенең җыры белән килгән иде.

«Динә Габдулина белән дуэтта „Толымнарың“ җырын тәкъдим иттек. Әлеге җыр татар кызының матурлыгын чагылдыручы озын толым турында. Ул татар һәм рус телләрендә заманча рэп-жанрда килеп чыкты. Татар телендә текстны мин 17 яшемдә үк иҗат иткән идем, ә рус кушымтасын Динә язды. Әлеге проект миңа үземне, иҗади потенциалымны ачарга мөмкинлек бирде. Биредә без яңа музыка „тудырдык“, ул бәлки киләчәктә популярлык казаныр», — диде Ильяс Исламов.

Арт-резиденция зур концерт белән тәмамланды. Катнашучыларның хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатуы мөмкин түгел иде, алар монда үткәргән көннәрне әле озак хәтерләячәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев