Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Киленемә рәхмәтлемен

Аның һәрвакыт чәе кайнаган, тәмле коймаклары пешкән булыр.

Язның беренче бәйрәме якынлаша башлау белән күпләрегез якыннарыгызга нинди бүләк алырга белми баш ватадыр. Ә мин артык сайлап тормадым,  фикерләремне газета аша җиткерергә булдым.

Без төп йортта кече улым Габделнур, киленем Гөлүзә белән егерме алты ел бергә гомер итәбез. Тормыш булгач, төрле чак булгандыр, мактана алмыйм. Вак-төяк  үпкәләр кыз белән ана арасында да булырга мөмкин бит.

Аллага шөкер, гаиләбез зур: минем дүрт улым һәм киленем, тугыз оныгым, сигез оныкчыгым бар. Читтә яшәүче балалар да гел кайта, күрешеп торабыз. Ә аларның барчасын да якты, ягымлы йөз белән елмаеп каршы алырга төп йортта киленем Гөлүзә бар. Аның һәрвакыт чәе кайнаган, тәмле коймаклары пешкән булыр. Саубуллашканда да күп итеп күчтәнәчләрен биреп озата ул. Гөлүзә үзебезнең гаиләгә генә түгел, барлык күрше-тирәгә карата да якты йөзле. Мин, каенана буларак, аңа бик рәхмәтле.

Безнең балачак, яшьлек еллары  бик авыр заманга туры килде. Хәзер тормышлар бик рәхәт, Аллаһы Тәгалә безгә дә тыныч картлык биргән. Үзем Кукмара мәдрәсәсендә йөреп, дин гыйлеме алдым, гарәп язуына өйрәндем. Ул вакытта миңа  алтмыш бер яшь иде, хәзер сиксәнгә җитәм. Шул чакта алган белем белән гамәл кылам, барча кешеләргә, тыныч тормыш теләп, догадан калдырмыйм.

Миңсылу ХӘНӘФИНА, Адай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев