Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә Кукмара районында нинди вакыйгалар булган?

Район газетасы редакциясе шул хакта язма әзерләде.

Яңа ел вакытындагы ял файдалы, мавыктыргыч һәм истә калырлык булырга тиеш кебек тә бит, ләкин һәр медальнең кире ягы да бар шул. Мәсәлән, узган елның соңгы көннәрендә һәм Яңа ел каникулы чорында сәер дә, фаҗигале дә вакыйгалар булган. Район газетасы редакциясе шул хакта язма әзерләде.

Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 3 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның берсендә төрле җәрәхәтләр алган бала республика балалар дәваханәсенә озатылган. Һава торышының кискен үзгәрүе дә район халкының сәламәтлегенә тәэсир итмичә калмаган. Тән температурасы күтәрелү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Йөрәк-кан тамырлары, шул исәптән йөрәк ишемиясе, артериаль гипертензия авырулары санының үсеше теркәлгән. Бер тәүлек эчендә мөрәҗәгатьләр саны 35-49ны тәшкил иткән. Яңа ел каникулы чорында барлыгы 547 чакыру, 282 мөрәҗәгать кабул итеп алынган, 124 кеше дәваханә бүлекләренә салынган.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2023 елның 30 декабреннән быелның 8 гыйнварына кадәр дежур частька район үзәк дәваханәсенә җинаятьчел булмаган җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать итү турында 7 хәбәр килгән, 8е — кинәт вафат булу, 3се — үтерү белән янау, 1се — кыйнау, 1се — үз-үзенә кул салу турында. Төрле хокук бозулар өчен 6 граждан административ җаваплылыкка тартылган. Еш кына бергәләп спиртлы эчемлек куллану нәтиҗәсендә, туганнар һәм танышлар арасында бәхәс килеп чыга, һәм ул сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән тәмамлана. Моннан тыш, исерекләр мошенниклар корбанына да тиз әверелә. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 158 очрагы теркәлгән, шуларның 3се — исерек хәлдә транспорт белән идарә итү факты. 11 транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган. Күрсәтелгән вакыт аралыгында район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргән. Кызганычка каршы, күп тапкыр кисәтүләргә карамастан, район халкы интернет-аферистлар ятьмәсенә эләгүен дәвам итә. Маркетплейста акча эшләү сылтавы белән, бер билгесез затның районыбыз кешесеннән 622 мең сум акча урлавы турында гариза кабул ителгән.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа ел ялларында районда 6 сабый туган: 3 кыз, 3 малай. Беренчеләрдән булып, 3 гыйнварда Усман исемле малай дөньяга аваз салган. Ул — Зур Кукмарадан Флүзә һәм Илфат Гариповлар гаиләсендә бишенче бала. Яңа елның беренче көннәрендә үлем турында 12 акт теркәлгән. Моны уңай динамика, дияргә мөмкин, чөнки узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда районда 15 үлем очрагы булган.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев