Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Венера Сәлахетдинова аш- су тапшыруында катнашып, йолдызлы кондитер Ренат Әгъзәмовтан иң югары бәя алып кайтты

Якташыбыз федераль каналларның берсендә аш-су тапшыруында катнашты.

Баксаң, Мәскәүне айкап кайтканына өч ай икән инде. Төрле төбәкләрдән килгән ун катнашучы арасыннан останың финалга үтүе, йолдызлы кондитер Ренат Әгъзәмовтан иң югары бәя алып кайтуы хакында ни өчен моңарчы әйтергә ярамаган? Бу турыда райондашыбызның үзе белән сөйләштек.

Тыйнак, сабыр, ягымлы якташыбыз Венера Сәлахетдинова – белеме буенча финансчы-икътисадчы, озак еллар банкта хезмәт куйган. Кече кызы Сәйдәнең туган көненә торт ясаткач, кызыксынып китеп, бу «тәмлүшкә»не үзе пешерергә уйлый. Пешерү осталыгы әбисе Миннебикә ападан күчкән. Ул заманында Кукмараның данлыклы кондитер-пешекчесе була. Әнисе дә бик оста «Кош сөте» тортын пешергән. Венера 5-6 сыйныфларда укыганда ук тортлар пешерә башлый. Тәм-том остасы сүзләренә караганда, аның моңарчы әлеге  тапшыру турында ишеткәне, аны караганы да булмаган. 

«2022 елның май аенда әлеге тапшыруның кастинг-менеджеры, интернет челтәре аша минем белән хәбәргә чыгып, катнашырга теләгегез юкмы дип кызыксынды. Шул вакытта үземнең көчне сынап карау теләге уянды. Ризалаштым. Үзем турында мәгълүмат, пешергән тортларның фотоларын җибәрдем. Тик, кызганычка каршы, кастингны үтә алмадым. Июль аенда яңадан элемтәгә чыгып, башка тапшыруга чакырдылар. Анысында вакыт тар булу сәбәпле, Мәскәү тирәсеннән генә катнашучылар алынды. Ә өченче тапкыр октябрь аенда яздылар», - дип сүзен башлады Венера ханым.

Тик Венераның катнашу теләге инде сүрелгән була, тапшыруга үтәчәгенә дә ышанмый ул. Шулай да яңадан видеоязма әзерләп, тиз арада гына Мәскәүгә юллый. Бу хакта гаиләсе дә белми кала. Бер атна эчендә Венера ханымга тапшыруга үткәнлеге хакында хәбәр килә. 
23 октябрь, Мәскәү. Ут йотып көтеп алган көн килеп тә җитә. Әрмән, осетин, татар, белорус, рус - менә шундый интернационал составта команда җыела бирегә. Үзен Татарстанның Кукмара шәһәреннән дип таныткач, бик җылы елмаеп каршы алуларын да искәртеп үтте ул. Безнең Кукмарабызны белгәннәре әллә каян сизелде, ди. «Бу тапшыруга шоуга караган кебек карагыз, безгә дәртле, үзенә карата белә торган, “артист” кешеләр кирәк», - дип кисәтә оештыручылар.

Ренат Әгъзәмов һәм жюри әгъзалары белән очрашуга Венера үзе пешергән, һинд кызы сыны белән бизәлгән торт алып килә һәм югары бәягә лаек була.

«Тапшыру вакытында иң борчылган мизгел ул Ренат Әгъзәмов каршысына тортны күтәреп чыгу булды», - диде танышым. 

Ни хикмәт: тортны әзерләгәндә пешерү кирәк-яраклары да җитмәгән. Чөнки аларны махсус төрле урыннарга яшереп куялар икән, ә син аларны эзләп табарга тиеш. Мәсәлән, чүмеч яки берәр савыт, миксер түшәмдә дә эленеп торырга мөмкин. Эзләп таба алмасаң, башкаларны көтәргә туры килә. Билгеләнгән дүрт сәгать эчендә биш кеше ике миксер белән эшли. 

Ренат Әгъзәмовның яхшы, нечкә күңелле кеше булуын да искәртеп үтте якташыбыз. Тапшырудан тыш, рәсми булмаган аралашу вакытында да ул аның хезмәтен мактап сөендерә. Әйе, мондый белгеч янына чыгарга кыюлык кына җитми, ә үз эшеңнең остасы булу да кирәктер, мөгаен.

«Тапшыру чыкканчы бу турыда мәгълүмат бирү, социаль челтәрләргә  фотолар кую яисә нәтиҗәләр хакында сөйләү катгый тыелды», - диде Венера Сәлахетдинова.

«Тапшыруның финалында Шорена исемле катнашучының: “Бисквит минем рецепт белән эшләнде”, - дигән сүзләрен ишеткәч, кәефегез төшкәндер...» – дим әңгәмәдәшемә.

«Федераль каналга чыгып, Россия дәрәҗәсендә аның белән бәхәс кубарып, районыбыз йөзенә кызыллык китерәсем килмәде. Тормышта нинди генә ситуация булмасын, иң мөһиме: кеше булып кала белү кирәк. Татарлар кайда гына булсалар да, үз йөзен, тәрбиясен, динен саклап калырга тиеш», - диде ул.

«Тәмле» шөгыленнән тыш, якташыбыз балалар тәрбияли, «Идел» ансамбленә йөри һәм яңа планнар белән янып яши. Аның кондитерлык белән мавыгучыларга үзенең тәҗрибәсен җиткерәсе, белемнәре белән уртаклашасы килә.

Фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев