Республика мәктәпләрендә бүген 751 укучы иртәнге фильтрдан үтмәгән.
Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның санын арттырмас өчен, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча аерымландыруга ябылды, дип яза «Татар-информ» МА.
«214 мәктәптә сыйныфлар аерымландырылды. Минзәлә районында өч мәктәп, Лаешныкында — ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берешәр мәктәп тулысынча аерымландыруга ябылды», — дип әйтелә Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге хәбәрендә.
Татарстан мәктәпләрендә бүген 751 укучы иртәнге фильтрдан үтмәгән. 1 сентябрьдән алып, андый укучыларның саны 37 671 булган. Республикада 466 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза, диелә хәбәрдә.
фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев