Бу очрашуда мәктәп укучылары, укытучылары, авыл кешеләре катнашты
Олыяз урта мәктәбендә Михаил Черепанов җитәкчелегендә Казан шәһәре Авиотөзелеш районныннан килгән укучылар белән очрашу булды. Бу очрашуда мәктәп укучылары, укытучылары, авыл кешеләре катнашты. Бөек Ватан Сугышы музее һәм Олыяз урта мәктәбе "Хәтер" төркеме арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде. Сугыш вакытында һәлак булып хәбәрсез югалган солдатларның туганнарына кайда күмелүләре турында белешмә тапшырылды.
Нет комментариев