Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березняктан Фәһимә Зәйнәгыева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүгенге көндә юбиляр улы Альберт, килене Фәния тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Березняк авылында гомер итүче Фәһимә апа Зәйнәгыева бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Березняктан Фәһимә Зәйнәгыева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова тәбрикләп, чәчәк бәйләме бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Камилә Яппарова, «Әсәнбаш- Агро» җәмгыяте директоры Рафис Баһаветдинов, «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар котлады.

Березняктан Фәһимә Зәйнәгыева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Фәһимә апа бүгенге көндә улы Альберт, килене Фәния апаның яхшы тәрбиясе, кадер-хөрмәтендә тыныч картлык кичерә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик матур итеп сөйләшә, тормышындагы бөтен вакыйгаларны көннәренә кадәр хәтерли. Күзе дә сөбеханалла, «Хезмәт даны» газетасын энәсеннән-җебенә кадәр укый торган тугры укучыбыз ул безнең.

Березняктан Фәһимә Зәйнәгыева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Фәһимә апаны тыңлау үзенә күрә кызыклы, аның хатирәләре аерым кеше язмышы гына түгел, ә тулы бер тарих. Яшьлек елларын сугыш вакытына туры килде дип сөйли юбиляр. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәтне дә үз җилкәләрендә күтәрәләр. Озын гомерле булуның сере дә бәлки хәрвакыт хезмәттә, хәрәкәттә булудадыр, ди ул.

Березняктан Фәһимә Зәйнәгыева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев