Бәйрәм уңаеннан редакция хезмәткәрләреннән блиц-интервью
Алтын балык эләксә нишләр идең, күңел төшенкелегеннән ничек котыласың һәм иң яратмаган эшең нинди? Һәр җавап – кешенең холкы, дөньяга карашы һәм тормыш кыйммәтләре турында кечкенә генә ачыш.
Бәйрәмебез хөрмәтенә аз гына “пәрдәбезне” ачып, газетабызның әлеге битләрен үзебезгә багышладык. “Кукмор-информ” хезмәткәрләре түбәндәге сорауларга җаваплар бирде:
1.Кулыңа “алтын” балык эләксә нишләр, аннан нинди теләкләреңне үтәвен сорар идең?
2.Күңел төшенкелегеннән ничек котыласың ?
3.Иң яратмаган эшең?
Эльвира МИННӘХМӘТОВА, баш мөхәррир:
1. “Алтын” балыктан балаларыма бәхет сорар идем. Ата-ананың бәхете – балаларның бәхетендә.
2. Машинама утырам да, магнитофондагы музыканы көчәйтеп, бер йөреп кайтам.
3. Кер үтүкләргә яратмыйм. Шуңа күрә кием алганда сайлап, карап алам.
Лилия НУРГАЛИЕВА, баш мөхәррир урынбасары:
1.Табигатьнең һәр ел фасылы үзенә хас булып, күңелдә рәхәт, матур итеп яши торган тойгылар гына уятсын иде.
2. Күңелемнән үз-үзем белән сөйләшә башлыйм. Мине бу халәткә нәрсә китергәнен ачыкларга, анализларга тырышам.
3. Юрган тышы киертү.
Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА, мөхәррир:
1. Кармагыма “алтын” балык эләксә, күңелдән генә теләкләремне барлап, балыкны кире суга җибәрер идем. Иң зур теләкләрем: якыннарымның исән-сау булуы, ил-көннәрнең тынычлыгы.
2. Улым Кәрим белән аралашу булыша: аның белән башкарылган гади генә эшләр дә күңелгә тынычлык бирә.
3. Буяу эшләрен.
Лариса МАЛОВА, корректор:
1. “Алтын” балыктан ил-көнебезгә тынычлык сорар идем.
2. Тормышта нинди генә хәл булуга карамастан, күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышам.
3. Яшь барган саен эш сайлап торып булмый, барысын да яратырга туры килә.
Валентина МАМАЕВА, баш хисапчы:
1. Илгә тынычлык теләр идем, бар кешегә – сәламәтлек.
2. Нәрсәдер эшлим.
3. Ашарга пешерү.
Алсу ГАТАУЛЛИНА, тәрҗемәче:
1. Әкиятләргә ышанмыйм.
2. Һәрнәрсәгә юмор хисе аша карыйм.
3. Күп инде алар... Әйтик, кеше белән тарткалашу.
Ризилә КОРБАНОВА, мөхәррир:
1. “Алтын” балыктан бөтен кешегә дә сәламәтлек сорар идем.
2. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, әмма шөкер итә белергә кирәк.
3. Кечкенәдән бәрәңге чүбе утарга яратмыйм.
Эльвира САТТАРОВА, баш мөхәррир урынбасары:
1. Кире җибәрер идем. Ни өченме? Чөнки бар нәрсәгә үзеңә ирешергә кирәк.
2. Музыка тыңлыйм, медитация ясыйм, урамга чыгып йөрим. Барысы да узачак, димен. “Мин бу турыда иртәгә уйлаячакмын”, – дигән фикер ошый.
3. Нәтиҗәсе булмаган эш, русча итеп әйтсәк: “мартышкин труд”.
Светлана АФАНАСЬЕВА, реклама буенча белгеч:
1. Үземә, балама – сәламәтлек.
2. Ялгызлыкта үз уйларым белән генә калам. Һәм шунысы бик мөһим: бу вакытта миңа фәкать үз өемдә булу кирәк.
3. Табак-савыт юу.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА, СММ-мөхәррир:
1. Авыр сорау. Берәр нәрсә сорар идем әле, барыбер. Әйтик, күңелемдәге кешегә әйтми торган теләкләрне.
2. Якыннарым, гаиләм, тормыш иптәшем белән белән аралашып. Аллаһка мең шөкер: өч кызым – өч бәхетем.
3. Кәеф булганда бар эшне дә яратам.
Йолдыз НИЗАМИЕВА, сайт мөхәррире:
1.Илдә тынычлык урнаштыруын сорар идем. Бөтен кеше рәхәт итеп яшәсен, авырмасын, чирләр булмасын иде.
2. Әнигә видеоэлемтәдән шалтыратам да, рәхәт булып китә. Әмма аңа үземне борчыган әйберне әйтмим.
3. Кешегә эш кушу. Иң яхшысы – аны үзең тотып эшләү.
Регина ФОКИНА, дубляж буенча мөхәррир:
1. Махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын сорар идем.
2. Бар дөньямны онытып, сүзләрен, көен җаным-тәнем аша үткәреп, музыка тыңлап ятам.
3.Ашарга әзерләү.
Миләүшә САБИРОВА, телевидение корреспонденты:
1. Туганнарыма – сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете.
2. Кинофильм карыйм, китап укыйм.
3. Йокыдан торгач, һич кенә дә урын-җирне җыештырасы килми.
Лилия ГАРИФУЛЛИНА, коммерция директоры:
1. Барыбызга да тыныч, имин тормыш.
2. Миндә күңел төшенкелеге булганы юк.
3. Балаларның ак носкиларын юу.
Йолдыз ГЫЙМАДИЕВА, корреспондент:
1. Сәламәтлек, ил-көнгә тынычлык, гаилә иминлеге сорар идем.
2. Күңел төшенкелегенә бирелә башласам, бар нәрсәне Аллаһы Тәгаләгә тапшырам.
3.Сәламәт булып эшләргә язсын, бар эшне дә яратам.
Людмила БЕКЧЕНТЕЕВА, мөхәррир:
1. Дәвалап булмый торган авырулар булмасын иде.
2. Өй җыештыра башлыйм.
3. Савыт-саба юу.
Ленар ШӘЙДУЛЛИН, дизайнер-газета версткалаучы:
1. Тыныч күк йөзе һәм нык сәламәтлек.
2. Йоклыйм.
3. Эшсез тик утыру.
Марат САБИРҖАНОВ, телевидение операторы, монтажер:
1. Кире суга җибәрер идем.
2. Берүзем калам.
3. Түләнелми торган эш.
Эльвира ИВАНОВА, сайт мөхәррире (декрет ялында):
1. Үземә, якыннарыма ныклы сәламәтлек, эш булып торуын, тагын бала алып кайту.
2.Конфет белән чәй эчәм.
3. Тегү, бәйләү.
Лилия МАТВЕЕВА, телевидение корреспонденты:
1.Ул хакта бөтенләй дә уйлаганым юк.
2. Өй җыештыра башлыйм, идән юам, тузан сөртәм.
3. Андый әйбер юк.
Руслан МИННЕМУЛЛИН, радионың тавыш режиссеры:
1. “Алтын” балыктан өч теләк сорасаң ярыймы? Беренчесе – сәламәтлек, икенчесе – матди яктан тотрыклылык, өченчесе – сер булып калсын.
2. Күңеле яхшы булган, позитив кеше белән аралашам.
3. Өй җыештыру.
Адилә САБИРҖАНОВА, телевидение корреспонденты (декрет ялында):
1. Сәламәтлек, бәхет, күп итеп акча.
2. Кеше белән сөйләшмәскә тырышам.
3. Бәрәңге чүпләү.
Марат ГАЛИМҖАНОВ, машина йөртүче:
1. Әти-әнигә, якыннарыма - сәламәтлек.
2. Урамга чыгып китәм.
3. Төзелеш вакытында кул белән фундамент казу.
Алсу ГАЯЗЕТДИНОВА, радио корреспонденты:
1. “Алтын” балыкны кире җибәрер идем, чөнки ул минем теләкләремне үти алмаячак.
2. Матур җыр тыңлыйм, яхшы күңелле кешеләр белән аралашам.
3. Яратмаган эшем юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев