Бу тормышта һәр эшне уйлап, акыл белән эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Бервакыт бер кешедән сәяхәтче үзен аргы якка чыгаруын сорый. Юлчы көймәгә утыргач, ишкәкләрдәге язуларга игътибар итә: берсенә — «уйла», икенчесенә «эшлә» дип язылган була.
— Ишкәкләрең бигрәк гади түгел икән, — ди сәяхәтче.
— Әйе, — ди көймәче, елмаеп. Һәм «уйла» дип язылган ишкәк белән генә ишә башлый. Көймәнең бер урында әйләнеп торуын күреп:
— Кайчакта мин нәрсә турындадыр уйлыйм, планнар корам... Ләкин аның бернинди нәтиҗәсе дә булмый. Мин бу көймә кебек бер урында әйләнеп торам, — дип авыр сулый сәяхәтче.
Көймәче «эшлә» дип язылган икенче ишкәк белән генә ишә башлагач, көймә икенче якка әйләнә.
— Ә кайчакта мин уйламыйча, планнарсыз нәрсәдер эшлим. Шуларга күп көч һәм вакытымны сарыф итәм. Әмма, нәтиҗәдә, барыбер алга китә алмыйм, — ди сәяхәтче.
— Менә шуның өчен ишкәкләргә яздым да инде, — дип дәвам итә көймәче. — Бу тормышта һәр эшне уйлап, акыл белән эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Нет комментариев