2026 елда Татарстанда кемнәрнең пенсиягә чыгуы билгеле
Соңгы яңалыклар

2026 елда Татарстанда кемнәрнең пенсиягә чыгуы билгеле

Пенсия яше биш елга артачак.

Татарстанлыларның кайберләре 2026 елда пенсиягә чыга алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Пенсия реформасының күчеш этабы
2025 елда татарстанлылар, гомуми кагыйдәләр буенча, пенсия реформасы белән бәйле күчеш чоры дәвам иткәнгә күрә, яшь буенча пенсия рәсмиләштерә алмаячак.

2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россиядә пенсиягә чыгу яше акрынлап арта. Бу процесс 10 елга исәпләнгән — 2019 елдан 2028 елга кадәр.

Нәтиҗәдә пенсия яше биш елга артачак: хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә чыга алачак, ә ирләр — 65 яшьтә.

2026 елда кемнәр пенсиягә чыга алачак?
2026 елда гомуми кагыйдәләр буенча пенсиягә 1962 елгы ир-атлар (аларга 64 яшь тула), һәм 1967 елгы хатын-кызлар (аларга 59 яшь була) чыга алачак.

Моннан тыш, 2026 елда вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия татарстанлылар лаеклы ялга чыга алачак.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев