2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу һәм Туган тел көне хөрмәтенә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында барган тантанада игълан иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Җиңүчеләр Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнгән.
Премиягә лаек булучылар:
«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.
Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев