Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка индексацияләнәчәк

Закон кабул итү якынча 4,8 миллион кешенең хезмәт хакын арттыруны тәэмин итәчәк.

2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 18,5 процентка индексацияләнәчәк һәм 19 242 сум тәшкил итәчәк, ә җан башына яшәү минимумы 1 078 сумга артып, 15 453 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет һәм МРОТ турында законга үзгәрешләр турында федераль законнар раслый, дип яза РИА Новости.

«2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 19 242 сум итеп билгеләргә», — дип «Минималь хезмәт хакы күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" әйтелә.

2023 елда ул 16 242 сум тәшкил итә, ә быел ул өч мең сумга арта. 2025 елдан бирле уртача хезмәт хакы белән МРОТ нисбәте 48 проценттан да ким булмаячак. Закон кабул итү якынча 4,8 миллион кешенең хезмәт хакын арттыруны тәэмин итәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев