Ураза тота мөэмин-мөселман (шигырь)
Ураза тота мөэмин-мөселман, Куркытмый аны көннең кызуы. Киртә түгел ачыгып-сусау да, Мөһим - Раббысы риза булуы. Аллаһ хакына тыя ул үзен, Хәләл нигъмәттән, хәләл ләззәттән. Рия юк һич тә тырыша шулай Урын алырга мәңге җәннәттән. Хаҗәтләрен сорап бер Аллаһтан, Тора ул уяу Кадер кичендә. Кабул була күрсен уразасы Фитырын бирә...
Ураза тота мөэмин-мөселман,
Куркытмый аны көннең кызуы.
Киртә түгел ачыгып-сусау да,
Мөһим - Раббысы риза булуы.
Аллаһ хакына тыя ул үзен,
Хәләл нигъмәттән, хәләл ләззәттән.
Рия юк һич тә тырыша шулай
Урын алырга мәңге җәннәттән.
Хаҗәтләрен сорап бер Аллаһтан,
Тора ул уяу Кадер кичендә.
Кабул була күрсен уразасы
Фитырын бирә фәкыйрь мескенгә.
Зәкәтен түләп, хәлле мөселман
Булган малына бәрәкәт ала.
Гаиләсен бәйрәмгә әзерләп,
Саф күңел белән намазга бара.
Рәйсә ФӘЙЗУЛЛИНА.
фото http://www.kazan.aif.ru/incidents/details/1213927
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев