Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сызылып кына таңнар атканда (шигырь)

Сызылып кына таңнар аткан чакта, Матур төшләр күреп ятканда. Сугыш башланды дип, хәбәр килде, Хәбәр килде илне сакларга. Каһәр төшкән Гитлер, сугыш башлап, Кара кайгы салды башларга. Гаиләсен ташлап, күпме ир-ат китте Газиз туган илен сакларга. Авыр булды, бик тә авыр булды, Тылда яшәп калган кешегә. Ир-ат хезмәтеннән баш тартмады...

Сызылып кына таңнар аткан чакта,

Матур төшләр күреп ятканда.

Сугыш башланды дип, хәбәр килде,

Хәбәр килде илне сакларга.

Каһәр төшкән Гитлер, сугыш башлап,

Кара кайгы салды башларга.

Гаиләсен ташлап, күпме ир-ат китте

Газиз туган илен сакларга.

Авыр булды, бик тә авыр булды,

Тылда яшәп калган кешегә.

Ир-ат хезмәтеннән баш тартмады

Ханымнарның берсе, берсе дә.

Кайтмый калды уллар һәм әтиләр,

Калды алар сугыш кырында.

Өчпочмаклы хатлар җавап бирде

Сезнең батырлыклар турында.

Әтием дип әйтә алмый калды

Бишектәге нәни сабыйлар.

Ир кайтканын көтеп, тол калдылар

Чибәр, сабыр, назлы ханымнар.

Улларының кайтуларын көтеп,

Күпме ана моң-зар елады.

Еллар үтте, ләкин кайтмадылар,

Соңгы өмет кабул булмады.

Кирәк түгел безгә кан коюлар,

Без тынычлык кына телибез.

Һәр туар таң бәхет алып килсен,

Чәчәк атсын туган илебез!

Бу шигырем сугышта, яу кырында ятып калганнар рухына багышлана.

Рәфилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk