Каз бәбкәле сабый чак (шигырь)
Һич җуелмый икән хәтерләрдән Каз бәбкәсе саклаган чаклар Су буенда безне көтәдер күк Көйгән бәрәңгеле учаклар. Әбәт алып төшкән әбиемнең Ипи белән сөтен сагынам. Төшләремдә әле мин еш кайтам Каз бәбкәле сабый чагыма. Шул бәбкәләр кебек тезелешеп, Чыгып киттек гомер юлына. Хатирәләр кабат яңаралар, Каз каурые алсам кулыма. Урап кайттым...
Һич җуелмый икән хәтерләрдән
Каз бәбкәсе саклаган чаклар
Су буенда безне көтәдер күк
Көйгән бәрәңгеле учаклар.
Әбәт алып төшкән әбиемнең
Ипи белән сөтен сагынам.
Төшләремдә әле мин еш кайтам
Каз бәбкәле сабый чагыма.
Шул бәбкәләр кебек тезелешеп,
Чыгып киттек гомер юлына.
Хатирәләр кабат яңаралар,
Каз каурые алсам кулыма.
Урап кайттым чишмә яннарыннан,
Бәбкә саклаучылар эзләдем.
Су буйлары никтер тынып калган,
Чирәм баскан учак эзләрен.
Харис МОСТАФИН
фото: http://www.fermer1.ru/term/domashnikh?page=1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев