Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сабантуй (шигырь)
Табигатьнең яңа күлмәк киеп, Чәчәкләргә күмелгән көннәре. Җир шарында Сабантуйлар гөрли, Халкыбызның күркәм бәйрәме. Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәм Була алмый һәм ул булмас та. Җәелде ул бөтен дөньяга, Кабул итте барча халык та. Тәрҗемәсе юк бу сүзнең Һәр тел өчен бары - Сабантуй. Аңладылар: кыргый түгел икән татар, Сөендерә...
-
Аулак өйдә (шигырь)
Беркөн әти белән әни Чыгып китте Казанга, Безгә җылытып ашарга Пылау калды казанда. Янә калды утыз чеби, Унбиш тавык абзарда. Әле тагын бер бозау бар, Алган идек базардан. Энем белән без инде зур, Икебезгә - уналты. Шуңа күрә аулак өйдә Икәү генә куна алдык. Иртән торып, битне югач, Чәйләр кайнатып...
-
Сугыш кайтавазы (шигырь)
Дошман явы. Әй, син, кырыс сугыш, Өзелде бит синдә гомерләр. Бөркет кебек ирләр башын салды, Ачылмыйча калды бөреләр. Аяз иде күкләр, кичләр айлы, Йөрәкләрдән җыр-моң агылды. Кара болыт булып килде хәбәр, Тетрәндереп имин таңымны. Сөйгәннәрен кочып саубуллашты, Ир-егетләр яуга атлады. Бер кайтырбыз, диеп китте алар, Тик күбесе исән кайтмады. Әнкәләре...
-
Әниемә бүләк (шигырь)
Әниемә бүләк ясар өчен Утырдым мин өстәл артына. Әллә ясап бирергәме икән Матур гына берәр картина? Әллә күктән йолдызларны чүпләп, Ясап бирергәме муенса? Иллә күңелләре булыр иде Минем йолдызларга коенса. Әллә иртән йокысыннан торгач, Бер кочаклап үбеп алыйммы? Эшкә чыгып киткән вакытында Кесәсенә кәнфит салыйммы? Озак баш ваттым мин, әниемне...
-
Вакытында кайта белегез (шигырь)
Күршебезгә кемдер берәү капка шакый, Аннан туктап тора, як-ягына карый. Капка бикле, мөгаен, ул аны күрми, Кем икән бу, чыгып карыйм әле, ярый. Эшләпәле, кигән үзе озын пәлтә, Таныш сыман, әллә кемне хәтерләтә. Исәнмесез, капка бикле, күрмисезме? Әллә инде күршебезне эзлисезме? Баштан салып исәнләште теге бәндә. Йә, Ходаем, син күршемнең...
-
Туган көнем белән! (шаян шигырь)
(шаярып) Котлыйм әле мин үземне Үзем туган көн белән!!! Дуслар искә алырлармы, Анысын әле кем белгән? Бигрәк яхшы кеше шул мин, Сокланам бик үзем дә. Аксакаллар фикере бар Әйткән шактый сүземдә. Форсат чыгып торган чакта Мактанмый түзеп булмый - Минем кебек әйбәтләр ул Көн саен туып тормый. Бик күпләр туган...
-
Галим, табиб, әбекәй! (шигырь)
Бер заманны безнең илгә, Либераллар баш булган, Илсөярләр баш имәгән, Игене ишеп уңган. Ил рулендә - либераллар, Баш игән генераллар, "Томанлы" якка күз салып, Уңга, сулга борганнар. Диплом сату ачкан чират, Солдаттан качкан ир- ат, Акча - түрдә, вөҗдан - гүрдә, Чәчәккә тулган зират. Базарларда - мөгәллимә, Галим, табиб, әбекәй...
-
Әтиемә (шигырь)
Әтием Сәлим Биктимеров 1941 елның июнь аенда сугышка алына, Суслонгерга җибәрелә, ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Без өч бала ятим калганбыз, ә мин ул киткәннән соң, 1941 елның 8 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадалган. Сугыш кырларында үлеп калган Канлы гәүдәләрен кем алган? Туп актарган туфрак асларында Калгансыңдыр,...
-
Ветераннарга (шигырь)
Бик зур рәхмәт сезгә, ветераннар, Сез азатлык яулап бирдегез. Тапталмасын фашист итегеннән Туган илнең җире, дидегез. Көрәшеп күпме юллар үттегез сез, Күпләрегез ятып калдылар. Исемегез тарих битләренә Алтын хәреф белән язылган. Сафларыгыз сезнең азайса да, Көчләрегез бетә барса да, Сез һаман да кирәк әле безгә, Сез һаман да үрнәк әле...
-
Сугыш ятимнәре (шигырь)
Әтиләр сугышка киткәндә үрмәләп йөреп калган, бер тапкыр да әти дип әйтмәгән чордашлар исеменнән бу язмам. Тумыштан килә язмыш Балачак булмады безнең, Яшьлекне дә күрмәдек. Бишектән төшкәннән бирле Эшләдек тә, эшләдек. Сызылып таңнар атканда Бара идек урманга. Җиләк, кузгалак, сәрдәләр Җыйдык тамак ялгарга. Көнне төнгә ялгап эшләп, Әниләр булмады өйдә....
-
Тынычлык өчен көрәшик! (шигырь)
Миллионлаган аналарга дәшәм: Көрәшләрдә, дуслар, бердәм булыйк. Сугыш уты кабызучыларның Бик нык итеп кулларына сугыйк. Тормышыбыз рәхәт, яшәү матур, Яшисе дә һаман яшисе. Сугыш аркасында таммасын җиргә Аналарның көмеш күз яше. Мин үзем дә ана, 6 оныгым бар, Алар минем бөтен шатлыгым. Үссен алар бары тынычлыкта, Йөзебезнең булып аклыгы. Бер-берсенә...
-
Ә нигә соң? (шигырь)
Ничә тапкыр яраланды йөрәк... Хәнҗәр түгел, боз да тишмәде. Кешеләре әче сүзлеме соң, Заманымы әллә нишләде?! Үтеп киттем, гамьсез караш ташлап, Җылы сүзләр өмет иткәннән. Күңелләрдә нигә битарафлык, Күзләрдә яшь кипте күптәннән? Ә нигә соң мин үзем дә хәзер Сабыр итеп дәшми тора алмыйм? Уйламыйча әйткән сүзем белән Башка күңелләрне...
-
Авылым, мин сине яратам (шигырь)
Искә төшә минем сабый чагым Инеш буйларында йөргәндә. Болындагы матур чәчәкләрдән Кабат такыялар үргәндә. Һич куркытмый алда кинәт килгән Кар-бураның, җилең, давылың. Кайларда йөрсәмдә мин, сагынып, Сиңа кайтам, туган авылым. Яланаяк йөргән сабый чагым Калды инде ерак үткәндә. Җәелеп ага синең суларың Яз көнендә бозлар киткәндә. Су буенда үсә бөдрә...
-
Дәртле хисләр сүрелмәсен (шигырь)
Кая чаба гомер сәгатьләре - Шундый уйның бармы туганы? Әле генә ямьле җәй иде лә, Бүген уйный карлы бураны. Әле генә унсигездә идек, Бүген инде гомер уртасы. Пар атлардай чапкан шул гомернең Билбегәсен иде тотасы. Дилбегәсен тотып, яшьлегемнән Бер киләсе иде әйләнеп. Уйларымның очы ялгыш кына Шунда калган бугай бәйләнеп....
-
Меңнән бер эш (шигырь)
Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек. Бала күңеле бикле аңа - кара урман, Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан. Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда - Горур баскан, "дело" тоткан казый анда. Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый Сафка баскан сүзләр белән карар...