Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фото: Сазтамак авылында табышмаклар кичәсе үткәрелде
Сазтамак авылы балалар бакчасында "Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз" Бөтенроссия акциясе кысаларында табышмакларга багышланган кичә үткәрелде. Бу чараны Байлангар авылы китапханәчесе Венера Хисмәтова оештырды. Ул балаларга төрле темаларга кагылышлы кызыклы табышмаклар тәкъдим итте. Нәниләр аларга бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан китапханәче...
-
Мәдәният яңалыклары
Район мәдәният йортының "Баламишкин" гармунчылар ансамбле Теләчедә үткән Фәйзулла Туишев исемендәге Республика зона смотр-конкурсында катнаштылар. Сосновкада үткән V регионара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә Күкшел мәдәният йортының "Агымсу", район мәдәният йортының "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир мәдәният йортының гармунчылар дуэты һәм аерым җырчылары чыгыш ясадылар. Зур Сәрдек гимназиясенең "Алтын битлек" балалар театр төркеме...
-
Татарстанда көчле буран чыгуы көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының бозылачагы турында кисәтә.
-
Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды
Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә - Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар.
-
Кукмара кызы Гүзәл Әхмәтшинаның апасы: Аллага шөкер, бар да яхшы
Кукмарада туып үскән Гүзәл Әхмәтшина турында "ВТ"ның алдагы саннарында "Йөрәгемне бирер идем" дигән язма дөнья күргән иде. Без ул чакта кызның әнисе һәм апасы белән элемтәгә кердек. Яңа гына гаилә корган, балалар үстерергә хыялланган Гүзәлнең кинәт кенә авырып китүе барлык якыннары өчен зур хәсрәт була. Ул үзе дә табиблар әйткән...
-
Авыл мәдәният йортлары һәм клубларында мәдәни чаралар үткәрү дәвам итә
Зур Кукмара, Березняк, Аш-Буҗи, Югары Шәмәрдән авыл клубларында "Әфганстан - йөрәк ярам" дигән тематик кичәләр, Өлгедә "Чана" бәйрәме, Манзарас мәдәният йортында "Җырлыйк әле", Югары Өскебаш авыл клубында "Яшьнәп үткән яшьлек", Пычакта - балалар өчен "Аулак өй", Ятмас Дусайда - "Балалы солянка", Ядегәрдә - "Яшьлегемә кире кайтам", Югары Күзмистә "Май чабу"...
-
Кукмаралылар Киров өлкәсендә узган “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашты
Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә уздырылган V төбәкара "Уйнагыз, гармуннар!" фестивалендә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, Күкшел авылы мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Мәмәшир авылыннан Басыйр Шаяхкамов, Харис Хәлиуллин - баянчылар дуэты катнашып, диплом һәм бүләкләр алып кайттылар. Шулай ук аерым башкаручылар - Мәмәширдән Сүрия Галимуллина, Кукмарадан...
-
2018 елда Татарстанда 67 яшь гаиләгә торак алырга ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елда 61 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү өчен 55,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
-
Фоторепортаж: Аш-Буҗи авылы турындагы китапны тәкъдим итү кичәсе булды
Аш-Буҗи халкы өчен үтә дә мөһим, истәлекле вакыйга - авылның 400 еллык тарихын үз эченә алган китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бар халык әлеге истәлекле вакыйганы тамаша кылырга клубка җыйналды. Әйе, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр бит. Ә ашбуҗилылар зур хәзинәле булды.
-
Фото: Югары Арбашта “Башваткыч” уены булды
Югары Арбаш авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Башваткыч" интеллектуаль уен-кичә үткәрелде.
-
Фото: Олыязда бисердан крокодил ясаганнар
Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар белән бисердан крокодил ясадык. Укучылар белән иң беренче эш итеп куркынычсызлык кагыйдәләре, эш тәртибе,схема, кирәкле материаллар белән таныштык. Эш барышында балалар белән бик күңелле булды, алар зур кызыксыну, теләк белән бик тырышып ясадылар. Барлыгы 8 укучы катнашты, дип хәбәр итте Сөмбелә...
-
Мартта озын яллар көтә
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк.
-
Роберт Миңнуллин Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага шигырь багышлаган
Бу алтын кызыбызның кечкенә йодрыгы безне кимсетүчеләргә, безне телсез калдырырга тырышучыларга! #робертминнуллин #робертмиңнуллин #татар #татарларым #татаркызы #татарлар #шагыйрь #шигырь #олимпиада2018 #алиназагитова #чемпион Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet) Фев 23, 2018 в 6:20 PST
-
Йөк машинасы һәм автобус бәрелешеп, алты кеше һәлак булган
Узган төндә Кузбаста 52 кеше утырган автобус коточкыч һәлакәткә очраган.
-
Районда нинди чаралар була
Хөрмәтле авылдашлар, якташлар, 24 февральдә Аш-Буҗи авылы тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз. Башлана 19.00 сәгатьтә. 24 февральдә "Зилант" спорткомплексында өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә. 25 февральдә "Зилант" спорткомплексында Динар Васильев истәлегенә баскетбол турниры булы. Башлана 9.00 сәгатьтә. 25 февральдә...