Илкүләм проект кысаларында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә
Агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстанда барлык төр милек формасындагы оешмалар гомуми суммасы 306,2 миллион сумны тәшкил иткән 786 мең билет саткан.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы диагностика җиһазлары яңартылган сырхауханәләрне атады
Алар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарылган.
-
Татарстанда 2023 елда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган
Әлеге мәгълүматлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә яңгыратылды.
-
Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләрне экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр
Программада катнашучыларны 12 тематик блок, аерым мисалларны анализлау һәм квалификацияне күтәрү турындагы таныклык көтә.
-
Татарстанда 2023 елның 9 аенда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган
Грантка дәгъва итү өчен «Минем бизнес» үзәгенең белем бирү программаларында катнашу да шарт булып тора.
-
Татарстанда ел башыннан 650 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Шушы ук чорда 211 526 кеше профилактик медицина тикшерүе узган.
-
Татарстанның 66 мәктәбендә яңа уку елы башыннан «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды
Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында оештырыла.
-
Татарстан эшмәкәрләре ярдәм программалары буенча 50 млрд сум җәлеп иткән
Төгәлрәге: федераль программалар буенча 45 миллиард сум, ә республика программалары буенча 5,5 миллиард сум.
-
Кукмара туган якны өйрәнү музеенда реставрация эшләре бара
Реставрацияләү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
-
Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли башлады
Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли башлады
-
Татарстан Балалар сәнгать мәктәпләре саны буенча Идел буенда беренче урында тора
Бүгенге көндә республикада сәнгать өлкәсендә 144 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли.
-
Татарстанда эшмәкәрләргә маркетплейсларда сәүдә итү өчен яңа ярдәм чарасы булдырылды
Белем бирү курсы 18 сәгатькә исәпләнгән.
-
Татарстанда быелның җиде аенда 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге сан быелгы планның 101,6 процентын тәшкил итә.
-
Илкүләм проектка икътисадның чимал булмаган тармакларының 227 предприятиесе җәлеп ителгән
Предприятиеләрнең 4 меңнән артык хезмәткәре укытылган.