Кукмара районында кеше яшәми торган йорт янып беткән
Последние новости

Кукмара районында кеше яшәми торган йорт янып беткән

Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.

23 майда сәгать 14.27дә Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Иске Кенә авылының Октябрь урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак булмаган йорт яна торган була. Хуҗалар өй эчендә кешеләр булмавын әйтә. Ялкын телләре 60 кв.метр мәйданда корылманы чолгап алган, 3 метр читтә булган курше корылмаларга күчү куркынычы була.

 

Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе нәтиҗәсендә янгын башка корылмаларга күчми. Кеше яшәми торган йорт тулысынча янып бетә, кешеләр зыян күрми.


Нет комментариев