Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Кечкенәдән спорт белән бергә җитәкләшеп үскәнгәдер, быелгы ел районда "Спорт һәм яшьләр сәясәте елы" дип игълан ителгәнен ишеткәч, сөенеп куйдым. Димәк, ел кысаларында районда тагын да күбрәк ярышлар, спорт чаралары үткәреләчәк һәм азмы-күпме кеше спортка тартылып, сәламәтлеген ныгытачак. Сүземне шуннан башлыйм әле. Кичә Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев...

Кечкенәдән спорт белән бергә җитәкләшеп үскәнгәдер, быелгы ел районда "Спорт һәм яшьләр сәясәте елы" дип игълан ителгәнен ишеткәч, сөенеп куйдым. Димәк, ел кысаларында районда тагын да күбрәк ярышлар, спорт чаралары үткәреләчәк һәм азмы-күпме кеше спортка тартылып, сәламәтлеген ныгытачак.

Сүземне шуннан башлыйм әле. Кичә Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев шалтырата: "Лилия апа, быел авыл җирлекләре арасында район спартакиадасы үткәреләчәк. 2011 елгы данны кире кайтарасы иде бит. Волейбол ярышында уйнар өчен күнегүләргә килмисезме?"- ди. Өйдәгеләр каршы килмәсә, әлбәттә, барам, бармыйммы соң?!

Чыннан да, моннан биш ел элек булган спартакиадада җирлегебез беренчелекне яулаган иде. Аннан соң аның бер тапкыр да үткәрелгәне булмады. Быел, әнә, тиздән укучылар өчен 11 төрдән торган, май аена кадәр дәвам итәчәк спартакиада башланачак, диделәр. Аннан соң мәгариф хезмәткәрләренеке, соңрак җирлекләр арасында спартакиада уздырылачак.

Халыкны массакүләм спортка тарту турында ничә еллар дәвамында сүз барса да, һаман бер урында таптанып торабыз кебек тоела. Чөнки кайчан карама, ярышларда бер үк спортчылар катнаша, шул ук көрәшчеләр бил алыша, ир-егетләребез волейбол уйный. Ярый әле, соңгы елларда яшьләр арасында футбол нык күтәрелеп китте. Ел әйләнәсендә футбол буенча төрле турнирлар оештырыла. Үзебезнең "Хезмәт даны" призына үткәрелә торганын гына алыйк. Мини-футбол буенча турнирда барлыгы 16 команда катнаша. Димәк, барлыгы ике йөзгә якын футболчы "Ялкын" спорткомплексында өч ай дәвамында шимбә-якшәмбе туп тибә дигән сүз бу.

-Спорт елында планлаштырылган эшләребез шактый. Көзгә таба оешма-предприятиеләр арасында да спартакиада оештырырга уйлыйбыз,- ди район спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәүтдинов. - 30 гыйнварда район җитәкчесе призларына көрәш, ә февраль аенда хоккей турниры үткәреләчәк. Бүгенге көндә Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион тирәсендәге урман кырыенда өч чакрым озынлыктагы, яктыртылган, заманча чаңгы трассасы салу буенча эш башланып китте - чаңгычыларга комачаулык тудыручы өрәңге агачлары киселә башлады. Монда чаңгы спортын яратучылар өчен дә, башка спортчылар өчен дә бар мөмкинлекләр тудырылып, ул тулы бер комплексны тәшкил итәчәк. Ә җәй көне бу трассада чаңгылы роллерларда йөреп булачак.

Быел халыкны массакүләм төстә спортка тарту буенча куелган бурычлар ничек үтәлер, анысы декабрь аенда нәтиҗә ясалгач билгеле булыр. Ә нәрсә комачаулый соң халыкка, бигрәк тә ир-атларга, бердәм рәвештә спорт дөньясына кереп китәргә, үз сәламәтлекләре турында кайгыртып, кичләрен спорт, тренажер залларына йөрергә? Минемчә, зур ялкаулык. Эштән кайткач, телевизор каршына килеп утырырга, яисә кичке ашны ашап куйганнан соң, тәмәке тартырга чыккан җиреннән өч-дүрт сәгать дәвамында күршеләре белән дөнья, авыл хәлләре турында сөйләшеп утырырга бер дә иренмиләр бит. Ничек итеп аларны "татлы йокыларыннан арындырып", бер селкетеп алып, атнасына ике тапкыр үзләренең күңел көрлеге өчен генә булса да, спорт белән шөгыльләнергә тартырга соң?! Кукмарада барлык мөмкинлекләр дә бар бит, күңелең кайсысын тели, шунысын сайлап алырга була: тимераякта шуасыңмы, йөзәсең киләме, рәхим ит, ишекләр һәркемгә ачык. Тормышыбыз бигрәк бөртөрлегә әйләнде, ләбаса. Элек, эштән кайткач, мал карыйсы бар, абзарда эш күп, спортка вакыт калмый, дип аклансак, хәзер ул мәшәкатьләр дә кимеп бара. Кичке якта хуҗалыктагы эшләрне бер кат башкарып аласың да, телевизор каршына килеп утырасың, яисә Интернетка кереп "чумасың". Берзаман карасаң, инде йокы сәгате дә җиткән була. Икенче, өченче көнне дә шул ук хәл кабатлана...

-Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында. Массакүләмлелекне җирлекләрдә күп төрле чаралар оештырып күтәрергә була,- ди спорт ветераны Артур Зәкиев. - Бу яктан Аш-Буҗи авылын үрнәк итеп куяр идем мин. Узган ел оештырылган хоккей ярышы, беләсезме, нинди шәп бәйрәм төсен алган иде, никадәр халык катнашты анда!

Ә мин исә Туембаш җирлеген мисалга китерер идем. Анда бу көннәрдә өлкән яшьтәге абый-апалар "скандинавиячә йөрү" белән кызыксына башлаганнар икән. Туембаш якларында кулына чаңгы таягын тотып, ә аягына ката яисә итек киеп, җил-җил атлаучыны күрсәгез, аптырап калмагыз, үз сәламәтлеге турында кайгыртучы кеше булыр ул.

Бер язмада гына халыкны спортка тарту буенча проблемаларны күтәрү, аларны ачу мөмкин түгел. Бу турыда ел әйләнәсендә язмалар, ярышлардан репортажлар бирелер әле. Газета укучылардан үз фикерләрен көтеп калабыз.

... Берничә кешедән, син спорт белән шөгыльләнәсеңме, дип кызыксынган идем.

-Әйе, кар көрим, - дип җавап бирде бер танылган "тел бистәсе".

-Ә кар яумаган көннәрдә?

-Ул вакытта өелгән карны кире таратам, - дип шаяртты ул.

Бу очракта инде комментарий кирәксез, минемчә.

Сергей Димитриев, район җитәкчесе:

-Быелдан башлап районда спортка булган карашны тамырдан үзгәртү бурыч итеп куела. Ай саен мәктәп балалары арасында көрәш ярышы үткәрергә планлаштырабыз. Безнең максат - үсеп килүче буынны, яшьләрне генә түгел, ә бар халыкны спортка тарту. Һәр башлангычның башында җитәкчеләр үзләре торырга тиеш. Халык дәваханәләргә авыртып түгел, ә профилактик яктан тикшеренер өчен генә барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев