Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярдәмнән файдалан, үз көчеңә таян

Кайсы гына җирлеккә барма, авылда эш юк, дигән сүзләрне ишетәсең. Ныклабрак уйлап карасаң, чыннан да шулаймы соң бу? Берничә генә сутый җирендә дә бик күптөрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сатып, шактый гына табыш алучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берсе кош-корт, икенчесе мал-туар асрый, өченчесе умартачылык белән шөгыльләнә. Шулай ук...

Кайсы гына җирлеккә барма, авылда эш юк, дигән сүзләрне ишетәсең. Ныклабрак уйлап карасаң, чыннан да шулаймы соң бу? Берничә генә сутый җирендә дә бик күптөрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сатып, шактый гына табыш алучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берсе кош-корт, икенчесе мал-туар асрый, өченчесе умартачылык белән шөгыльләнә. Шулай ук үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә дә юл ачык. Тырыш, булдыклы һәм тәвәккәлләрнең һич кенә дә зарланырлыклары юк, ләбаса. Әнә бит, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да дәүләттән төрле ярдәмнәр күрсәтелә. Алар белән тулырак таныштыру өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфинага мөрәҗәгать иттек.

-Чулпан Габдулловна, агымдагы елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди дәүләт ярдәме каралган?

-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2017 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында"гы карары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга сыер малы өчен кече фермалар төзүгә, нәсел статусы булмаган һәм токымлы таналар, бер бозаулаган сыерлар, чебиләр (күркә, каз, үрдәк, бройлер чебиләр), өч яшьтән зуррак бияләргә азык, Татарстаннан читтә таналар һәм бер бозаулаган сыерлар сатып алуга, сыерларга ветеринария-профилактика чаралары уздыруга, 2017 елга кадәр алынган кредитлар буенча чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү программалары гамәлгә ашырыла.

Быел биреләчәк барлык төр ярдәмнәрдән дә файдалану өчен Хөкүмәт тарафыннан төп шартлар билгеләнә. Болар: шәхси ярдәмче хуҗалыкның закон тарафыннан билгеләнгән тәртиптә хуҗалык китабында теркәлгән булуы һәм эшчәнлекне Татарстан территориясендә алып баруы; шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен дип бирелгән яисә сатып алынган җир кишәрлегенең булуы (йорт сатып алу өчен түгел) һәм аның закон нигезендә рәсмиләштерелүе; банкротлык процедурасының булмавы; җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 2 гектардан, шул исәптән торак пункт территориясендә бер гектардан артмаган булуы; шушындый ук субсидияне хуҗалыкның моңа кадәр алмаган булуы; субсидия алу өчен бирелгән документларны, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирү; акчаларны исәп-хисап счетына күчерү; субсидия алган өчен килешү төзү; мал санын арттыру һәм саклау.

-Мини-фермалар төзү һәм терлек сатып алу белән бәйле булган дәүләт ярдәмнәренә аерым тукталсагыз иде.

-Иң элек сүзне мини-фермалардан башлыйк. Аның төзелеше 2016 елдан соң башланган булырга һәм торакның 50 процент күләмдә әзер булуы шарт. Закон таләбе буенча фермада быелның 1 гыйнварына электрон хуҗалык китабында 5 сыер асрау өчен - 2, ә 8 сыер асрау өчен 3 сыер исәпкә алынган булырга тиеш.

Кимендә 8 сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидия күләме - 200, ә кимендә 5 сыер асрау өчен 120 мең сумга кадәр тәшкил итә. Субсидия алганнан соң, хуҗалыкка алты ай дәвамында торакны сафка бастыру бурычы куела. Алдагы алты ай дәвамында ферма мал белән дә тулыландырылырга тиеш. 8 башка исәпләнгән мини-ферма өчен ел башына булган сыерга өстәмә тагын 5, ә 5 башка исәпләнгәне өчен кабат 3 сыер сатып алырга туры киләчәк. Биш ел дәвамында хуҗа кеше мал санын сакларга тиеш була.

2017 елда юридик зат статусы булган авыл хуҗалыгы оешмаларыннан биш башка кадәр тана яки бер бозаулаган сыер сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга субсидия каралган. Шуны да искәртеп узыйк: шәхси эшмәкәр - фермер хуҗалыгы башлыклары юридик зат булып саналмый. Хуҗалыкларга субсидияләр яңа сатып алган бер баш терлек өчен бер тапкыр бирелә. Аның күләме: нәсел статусы булмаган таналарга - 15 мең, ә токымлы маллар өчен - 20 мең сум.

2017 елда Татарстан Республикасы чикләреннән таналар һәм бер бозаулаган сыер сатып алучыларга субсидия шулай ук бер баш терлек исәбеннән бер тапкыр тәкъдим ителә. Субсидия 30 мең сумны тәшкил итә.

-Кош-корт асраучыларга субсидияләр күләме күпме?

-Быелның 1 гыйнварыннан 1 июньгә кадәр кош-корт сатып алган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен ЛПХ субсидиясе тәкъдим ителә. Бер баш күркә яисә казга - 100, бер үрдәк бәбкәсенә - 80, бер бройлер чебиенә 30 сум субсидия каралган. Аның күләме, транспорт чыгымнарын исәпкә алмаганда, сатып алынган кош-кортның чыгым бәясенең 50 процентыннан артмаска тиеш. Тагын бер мөһим өлеш бар: кош-кортның Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынуы, чебешнең бер айдан артмавы, сакланышының ике айдан алып дүрт айга кадәр тәшкил итүе, саны буенча 50 баштан 100 башка кадәр булуы зарур.

Субсидия алу өчен документларны 1 августка кадәр Башкарма комитетка тапшырырга кирәк. Кош-корт билгеләнгән вакыт гамәлдән чыкмаган чор эчендә үлгән яисә авыру нәтиҗәсендә чалынган икән, хуҗа кеше тиешле тәртиптә ветеринария белешмәсе һәм бракка чыгару актын Башкарма комитетка китерергә тиеш була.

-Ат асраучыларга, сыерларга ветеринар чаралар үткәрү өчен тотылган чыгымнарга бирелүче дәүләт ярдәме турында да аңлатып үтик.

-Әгәр хуҗалыкта 2017 елның 1 гыйнварына электрон хуҗалык китабында теркәлгән өч яшьтән зуррак бияләр бар икән, аларга азык сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешенә бер башка 3 мең сумнан башлап субсидия бирелә. Әмма дәүләт ярдәменең күләме сатып алынган азыкның 70 процентыннан артмаска тиеш. Моның өчен печән, салам, концентратлаштырылган азык (арпа, солы, кукуруз), катнаш азык, премикс сатып алу чыгымнарын раслаучы документларның булуы зарур. Маллар быелның 31 декабренә кадәр тиешле яше җиткәнче сакланырга тиеш.

Сыер малларына ветеринар-профилактик чаралар үткәрелгән очракта тотылган чыгымнарның бер өлеше шулай ук субсидияләнә. Ул бер башка 300 сум. Әлеге ярдәмне 2017 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкның электрон хуҗалык китабында күрсәтелгән сыерлар өчен генә алып була. Моның өчен ветеринария чаралары күрсәтү документлары булу, сыерларның 31 декабрьгә кадәр сакланган булуы зарур.

Кирәкле мәгълүматларны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев